Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

Алардан да баерак һәм бәхетлерәк кеше юк. Балаларын бер алманы бишкә бүләргә, егылганда бер-берсенә кул бирергә өйрәтәләр. 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Президенты күпбалалы әниләргә «Ана даны» медален тапшырды. Бу мактаулы исем 11 анага бирелде.

– Гаилә ул – җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды, – диде Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган тантанада. – Республикада гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә лаеклы урын бирелә. Татарстан тату, нык, күпмилләтле гаиләләре белән дан тота.

Президент белдергәнчә, узган ел республикада барлыгы 19 мең яңа гаилә барлыкка килгән. Һәр алтынчы никах – катнаш гаилә. Туган балаларның яртысыннан артыгы – гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Шунысы куанычлы: күпбалалы гаиләләр саны арта. 1 гыйнварга китерелгән мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләләр саны 40 мең 320не тәшкил итә. Гаиләгә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә ролен арттыру традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга бәйле. Балаларны мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм үзара аңлашуда тәрбияләү – һәр хатын-кыз өчен изге гамәл.

Президент кулыннан бүләк алган әниләрнең барысы бер хис кичерә. Күңелләрендә дулкыну да, шул ук вакытта горурлык та бар.

– Казанга барасы көнне иртәнге сәгать 5тә торып, кызларымның чәчләрен тарадым. Өчесе – мәктәпкә, улым бакчага бара. Ирем Фәнилгә төшке аш әзерләп, юлга кузгалдым. Әлбәттә, иң матур күлмәкне кидем. Балаларга гына түгел, үземә дә игътибар бирергә тырышам. Һәрберебезнең гүзәл буласы килә бит. Медаль алырга барасымны белгәч, уңышлар теләп озатып калдылар. Дулкынлану бар, әмма түзәрлек. 2018 елда республикада «Иң яхшы гаилә» бәйгесендә җиңгән идек. Шуңа күрә тантанада кичерә торган хисләр миңа таныш, – ди Бөгелмә районының Карабаш бистәсендәге бакчада тәрбияче булып эшләүче Зөлфия Зиләева.

Зөлфиягә – 44 яшь. Ире Фәнил белән 20 ел яшәп, алты кыз үстерәләр. Төпчекләре Илдарга – 5 яшь. Зөлфия җиде бала табармын дип башына да китермәгән. Биш бала үстергән әнисе Мөкәрәмәне дә уздырган. Балаларны бик ярата, яратмаса, бакчада тәрбияче булып эшли алмас иде. Күп бала табуны батырлыкка тиңли. Бу урында ирен дә, начар гадәтләре юк, әйбәт дип, мактап куя. Ныклы гаилә коруның серен сабырлыкта, кирәк чакта юл бирүдән күрә.

– Балаларга акча кызганмыйбыз, теләгән әйберләрен сатып алырга тырышабыз. Өч кызыбыз – студент. Балалар тәртипле, тегене ал, моны ал, дип әйбер сорап аптыратмый. Кайсына пианино, кайсына гитара бүләк итәбез. Берсе укыганда, ноутбук кирәк, дигән иде, бераз түзеп торырга куштык. Кызлар булса да, бар эшне эшлиләр. Печәнен дә чабалар, башкасын да булдыралар, – ди Зөлфия.

Саба районының Тенеки авылында яшәүче 7 бала анасы Илдария Гомәрова да мондый мактаулы исемгә лаек булды. Ул 15 ел буе «Юлбат» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән, бүген декрет ялында. Бәйрәмгә өендә 1 айлык улын калдырып килгән. Олы улы Рафаэльгә – 14 яшь.

– Улымны әтисе белән әбисе карап калды. Телефон булгач, хәлләрен белешеп торам. Бик дулкынланам, мондый зур сәхнәләргә чыкканым да, олы бүләкләр алганым да юк бит. Ышанып бетеп булмый әле, – ди 34 яшьлек Илдария.

Аның әйтүенчә, бүгенге заманда бала үстерү авыр түгел. Бала тудыру җиңел булмаса да, сабыйны күкрәккә салгач, барысы да онытыла. Хөкүмәт тә булыша, Аллаһ Тәгалә дә ярдәменнән ташламый. Һәрвакыт ниндидер җай чыгып тора. Шуңа күрә баланы кеше итә алмам, машинасы, фатиры кирәк булыр, дип курыкмаска кирәк. Һәр бала үз бәхете белән туа. Үзе дә ишле гаиләдә үскән. Башта дүртне таптым да түгәрәкләп, биш булсын дидем, аннан 7 булды, ди. Үзен бик бәхетле һәм бай кеше дип саный.

Илдария әнисенең һөнәрен дәвам итә. Сыер савучы булып эшләвенә бер дә үкенми.

Түбән Камада пешекче белгечлеген алып, Тенеки авылы егетенә кияүгә чыккан. Терлекчелектә эшләгән ире янына баргач, җитәкчеләре аны сыер саварга үгетләгән. «Мал-туарны яраткач, каршы килә алмадым. 3 нче сыйныфта укыганда ук сыер сава башладым. Фермада эшләгән чакта да бизәнергә, ясанырга вакыт таба идем. Хатын-кыз иң беренче чиратта үзен яратырга тиеш, – ди ул.

Актаныш районының «Киров» хуҗалыгында эшләүче алты бала анасы Гөлнара Әмирова да медальле булды. Ул фермада 8 ел бозаулар карый икән. Ире Риназ – тракторчы. Тормыш йөген бергәләп тарталар.

– Беренчесен алып кайткач, икенчесен табасы килде… Дүрт кыздан соң малайсыз да каласы килмәде. Шулай итеп, ике улыбыз туды. Олы кызыбызга – 20 яшь, ул кияүгә чыкты, – ди ул. – Иртәнге сәгать 3тә торып эшкә китәм. Кайткач, балаларны уятып, мәктәпкә озатам. Авыл җирендә эшсез торып булмый, бергәләп эшлибез. Мин эштән кайтканчы, мал карап, эшләрне бетерәләр. Ярдәмчел үзләре, бер-берегезне яклагыз, бөтенесен дә бүлешегез дип өйрәтәбез. Табын тулы ризык, кешедән ким булмасыннар, башкаларныкына кызыкмасыннар дип үстерәбез.

Бәйрәм алды бүләкләргә бай булды. Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарында  хезмәт итүче гүзәл затларга да Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мондый тантана беренче мәртәбә оештырыла. Казан Кремлендә 30 нәфис затны зурладылар.

– Асыл затларыбыз төрле өлкәләрдә – җитештерү, социаль тармакларда, бизнес, идарә итү системасында хезмәт куя. Бүген хокук органнарында эшләүче хатын-кызларны котлыйбыз. Эшегездә җаваплы карарлар кабул итәсез, һөнәри авырлыкларны җиңеп, шул ук вакытта сөйкемле һәм назлы булып та кала беләсез. Өйдә уңайлык, җылылык тудыра аласыз, ә эштә – иминлек. Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра. Сез теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз. Көннәрегез якты һәм шатлыклы булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, зур уңышлар, бәхетле киләчәк телим, – дип теләкләрен белдерде Президент.

Белешмә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының төрле бүлекчәләрендә 4000гә якын хатын-кыз хезмәт итә, шуларның 451е җитәкче вазыйфаларын башкара. Алар ирләр белән беррәттән катлаулы бурычларны үти, җинаятьләрне ача, тикшерә, җәмәгать тәртибен саклый. Татарстан буенча Росгвардия идарәсендә 910 хатын-кыз хезмәт куя. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 1335 хатын-кыз хезмәт итә. Алар төрле бурычларны үти. Мәсәлән, республиканың эзләү-коткару хезмәтендә 14 хатын-кыз коткаручы бар. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләрендә 219 гүзәл зат эшли.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү