Татарстанда кичә югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр

Чаллыда кичәдән бирле 12 яшьлек малайны эзлиләр.

Бала кичә кичке алты сәгать тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм юкка чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Малайның буе 160-165 см чамасы, караңгы зәңгәр төстә куртка, шундый ук төстә чалбар, ачык көрән ботинка һәм зәңгәр шапка кигән. Үзе белән рюкзагы булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бүген иртән малайның классташлары аны өеннән ерак түгел күргәннәр.


Фикер өстәү