Россиядә 65 яшьтән өлкәннәрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләтү гамәлдән чыгачак

1 апрельдән Россиядә эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне читтән торып эшләтүгә күчерү тәкъдим генә булып калачак. Бу турыдагы карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

5 мартта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы рәвештә кими — ул йөз мең кешегә 7,5 авыру кеше туры килә. Бу соңгы вакытта иң түбән күрсәткечләрнең берсе, дип өстәде ул. Шул ук вакытта Голикова чикләү чараларын үтәү буенча тәкъдимнәрне бозмаска чакырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен мәҗбүри рәвештә өйдән эшләтү режимын гамәлдән чыгардылар.


Фикер өстәү