Казанда карбон полигоны булдырылачак

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанда илдә сигезенче карбон полигоны булдырылачак, дип белдерде. Бу уникаль экосистемалы территория, ул парник газлары эмиссиясен дистанцион һәм җир өсте контроле технологияләрен эшләү һәм сынау өчен билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, вице-премьер Татарстанга эш визиты белән килде. Ул үзенең визитын Казан федераль университетында булудан башлады. Биредә ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «планета сыек углеводородлары запасларын нәтиҗәле үзләштерү»фәнни үзәгендә булды.

Шулай ук вице-премьерга «карбон полигоннары» системасы проектын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Ул 2022 елга кадәр климат үзгәрүгә җайлаштыру чараларының милли планы кысаларында оештырыла. Хәзер сынау проекты җиде төбәктә гамәлгә ашырыла: Чечен Республикасы, Краснодар крае, Калининград өлкәсе, Новосибирск өлкәсе,


Фикер өстәү