Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда кертелгән барлык чикләүләр акрынлап гамәлдән чыгарылачак. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чикләү чаралары этаплап гамәлдән чыгарылачак. Республикада яшәүчеләрдә коронавируска каршы күмәк вакцинация ясап коллектив иммунитеты барлыкка килмичә чикләү чараларын йомшарту мөмкин түгел», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Песошин сүзләренчә, бүгенгә республикада яшәүче якынча 92,4 мең кеше ковидтан прививка ясаткан. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк якынча 37 мең кеше бар.

«Республикада 153 вакцинация пункты оештырылган, аларның өчтән бер өлеше мобиль пунктлар. Гражданнарга прививка ясату өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк», — диде Татарстан Премьер-министры


Фикер өстәү