Татарстанның Минзәлә районында иртәнге сәгать алты тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң «Лада» автомобилен «Опель» кроссоверына «атып бәргән».
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Моннан тыш, йөк машинасы йөртүчесе дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар