Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

Ирем Үтәгәнов Александрга бу елның башыннан эш урынында алган җәрәхәт өчен билгеләнгән (производственная травма. – Ред.) түләүләре килми. Ни сәбәпле икән?

Елена. Зәй районы Сарсаз Баграж авылы

Зәй Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова:
– Безнең тарафтан бернинди дә хилафлыклар юк. Бездә пенсияләр тоткарланмый. Александр әфәнденең пенсиясе дә тоткарланмый, һәр айның 16 числосында тиешле акчасын аңа хат ташучы өенә китереп бирә. Бәлки, бу акча аңа эш урыныннан каралгандыр? Эш урынында җәрәхәт алган очракта, оешма ниндидер түләүләр башкарырга мөмкин.

P.S. Сорауны Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлегенә юлладык. Алар мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү