Нәрсә бүләк итәргә? Бәйрәмнәр алдыннан бу сорау һәр икенче затны борчыйдыр. Тиздән бәйрәм булуын исәпкә алып, «Ни хәл?» сәхифәсе кунагы Татарстанның халык артисты Чулпан Закировадан сораштык.
– Бүләкләргә фәлсәфи карыйм, аларны билгеле бер датага гына бәйләмим. Кайчан бирелсәләр дә, чын күңелдән ясалганнары бик кадерле аларның. Иң теләгән бүләгем – «Диснейлэнд»ка юллама. Гаиләм белән шул әкияти урынга барып кайту – иң зур хыялым. Ә чәчәк бүләк итүләрен теләмәс идем. Кызганам мин аларны. Киселгән чәчкәләрнең гомерләре кыска була, алар матур бакчаларда үсәргә, ә без аларга сокланып үтәргә генә тиеш бит.