Татарстанда җиңел машина һәм такси бәрелешкәч, биш кеше имгәнгән

Кичә республиканың Арча районында Яңа Кенәр — Шурабаш юлында унберенче яртылар тирәсендә авария булган. Биредә җиңел машина һәм такси бәрелешкән, биш кеше зыян күргән

«Лада Гранта» һәм «Лада Ларгус» (такси) бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике машина да юл читенә төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук таксидагы дүрт пассажир зыян күргән. «Лада Гранта» хуҗасы аягы һәм иңбашы нык авыртуга зарланган, шулай ук боты яраланган. Икенче машинаның 63-65 яшьләрдәге йөртүчесе кулын нык җәрәхәтли һәм күкрәге авыртуга зарлана.

«Пассажирларның берсе — 60 яшьлек хатын-кызның аягы сынган һәм иңбашы имгәнгән. Тагын бер пассажир хатын-кызны һәм 10-12 яшьлек кызны ашыгыч ярдәм табиблары шулай ук хастаханәгә алып китте», — диде агентлыкка вакыйга шаһитлары.

 


Фикер өстәү