Республикада коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Татарстанда тагын биш кеше: 1940,1941, 1958 елда туган өч ир-ат һәм 1944 һәм 1955 елда туган ике хатын-кыз коронавирус инфекциясеннән үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Республикада Сovid-19 инфекциясеннән барлыгы 360 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү