“Татар кызы”ның республикакүләм финалы узды: буй-сын белән генә чикләнмибезме?

Чын татар кызы нинди булырга тиеш? Тыйнак, уңган, зыялы гынамы? Бу сорауга җавапны ел саен Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә эзлиләр. Менә быел да, бәйгенең республикакүләм финалында, әлеге сорауга җавапны бүген табачаксыз, дип вәгъдә иттеләр. Вәгъдәләрендә тордылармы? Җавап – безнең репортажда.

 

Кыскалыкта – осталыкмы?

Иң беренче эш итеп, кызлар үзләре белән таныштырды. Дөресрәге, алар турындагы видеороликлар күрсәтелде. Катнашучылар үзләре, сәхнәгә чыгып, ике-өч җөмлә белән чикләнделәр дә, кереп югалдылар. Татар хатын-кызларына хас тыйнаклыкны күрсәтергә теләделәр микән? Дөресен генә әйткәндә, кемнең кем икәнен аңлап җиткермәдек әлеге өлештән. Үзләрен дә, сүзләрен дә карарга килдек, югыйсә. Гүзәллек, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәменең беренче өлешендә күбрәк кызларның гүзәллегенә сокландык. Әмма барыбер эчке генә түгел, тышкы дөньяларының да үзенчәлекләрен күреп бетерә алмадык. Ни сәбәпледер, үзләре чиккән калфаклары да күренмәде аларның нәфис башкайларында. Дизайнер Луиза Скипинаның хезмәт җимешләреннән иде кызлар – искиткеч матур, әмма, бер стильдә булгач, һәр кызның үзенчәлеген күрсәтеп бетерә алмаган күлмәк-калфаклар бизәде сәхнәне.

Сәләт бәйрәме дә булгач, кызлар осталыкларын күрсәтми калмады. Җырын да, биюен дә, сөйләмен дә берләштергән “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте алар. Менә монда кемнең сәхнәне үз итүе, ә кемнең куркып кына атлавы аермачык күренде. Төрле булсалар да, чәчәк аткан чаклары – яшьлектәге уен-көлкене гаять табигый итеп күрсәтте алар. Хәер, кызлар үзләре дә шул матур чорныкылар бит! Финалның иң уңышлы мизгеле шушы булды, дисәм, бер дә арттырмам. Кызларга “Казан” бию ансамбле егетләре һәм Камал театры артисты Артур Шәйдуллин ярдәм  итте.

Артур Шәйдуллин белән “Бию пәрие”н дә биеде кызлар. Калфак, хәситә, чулпыларны читкә куеп торып, Илгиз Шәйхразиевның дәртле җырына заманча киенгән яңа заман татар кызлары сәхнәдә “ут чыгарды”.

Белемлекнең чиге билгелеме?

Тарих биргән олы исемең өчен кемгә бурычлы икәнеңне беләсеңме, илаһи зат? Быелгы «Татар кызы» бәйгесенең республика туры күренекле татар хатын-кызларына багышланган иде. Интеллектуаль турда да 12 чибәркәй үзләре өчен үрнәк шәхесләр турындагы сорауларга җавап бирергә тырышты. Беренче татар галиме, актрисасы, композиторы – өч вариант арасыннан дөресен сайлый алсалар, балл – кесәләрендә. Ике атналык уку-укыту программасы үткән, күренекле хатын-кызлар белән очрашуларда катнашкан кызлар боларны гына белер инде, дип утырдык. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова, Мөхлисә Бубый, Мәгубә Сыртланова, Галия Кайбицкая исемнәре яңгырады сәхнәдән. Белделәр. Барысы да дөрес җавап бирде, ләкин «Иң зыялы кыз» һәм «Иң зирәк кыз» номинацияләрендә бары тик ике туташ — Ләйсән Билалова һәм Гөлназ Мисалова гына җиңде. Барысы да җавап биргәч, барысы да җиңүче булыр төсле иде, жюрига кемнәрнедер аерып әйтү, ай-һай, авыр булгандыр. Ә бит безнең кызларны һәм, гомумән, хатын-кызларны тарих күпме сынаган, сынаулары мондый гына булмаган. Алай да сынмаган алар. Заман кызларын гына сынап тормадылар…

Хәситәгә кем ия?

Сынау өлешен кыска тоттылар – жюри әгъзаларының мөһим карар кабул итү мизгеле тиз килеп җитте. Традиция буенча, һәр кыз аерым номинациядә җиңү яулады.

Номинацияләр һәм җиңүчеләр:

  • “Иң уңган кыз” – Рамилә Гыйниятова, Минзәлә районы;
  • “Иң ягымлы кыз” – Алисә Низамова, Балтач районы;
  • “Иң җитез кыз” – Гөлчәчәк Кадыйрова, Азнакай районы;
  • “Иң иҗади кыз” – Ләйсән Миннәхмәтова, Сарман районы;
  • “Иң зыялы кыз” – Ләйсән Билалова, Лениногорск районы;
  • “Иң сөйкемле кыз” – Зөһрә Сәмигуллина, Әтнә районы;
  • “Иң ихлас кыз”–  Әдилә Хәмидуллина, Буа районы;
  • “Иң зирәк кыз” – Гөлназ Мисалова, Лаеш районы;
  • “Иң максатчан кыз” – Рания Минһаҗева, Чирмешән районы;
  • “Иң серле кыз” – Илүзә Мәгъсүмова, Казан шәһәре;
  • “Иң зур ачыш” – Гөлназ Гыймадиева, Казан шәһәре;
  • “Халык мәхәббәте” – Айгөл Котдусова, Саба районы.

– Менә алар – бөек татар хатын-кызларының дәвамчылары. Бүген бәйгенең тарих битләрендә яңа, мавыктыргыч, кызыклы бер сәхифә язылды. “Татар кызы” дирекциясен төзегәндә, аның татар кызларын һәм милләтебезне бөтен дөньяга танытачагына ышанычыбыз көчле иде. Әлеге сүзләрнең чынга ашуын бүген шушындый күркәм гамәлләр аша күрәбез, – дип котлады туташларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Үзбәкстанда узачак Халыкара “Татар кызы – 2021” бәйгесендә Татарстан данын кемнәр яклыячак соң? 50 мең сумлык сертификат, затлы калфак һәм хәситә иясе кем булды? Төп җиңүчегә кадәр, 2019 елдан традициягә кергән махсус номинация – “Казан гүзәле – 2021”не ачыклыйсы бар бит. Бу исемгә тыйнак, серле Казан кызы Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.

 

 “Татар кызы” дөньясына килеп эләгүем белән чиксез горурланам һәм моңа шатланып туя алмыйм. Әлеге бәйге мине илһамландырды, ихласлык көченә инандырды. Барлык оештыручыларга һәм 11 алма бөртеге – кызларыма рәхмәт! Алар белән туганлашып беттек”, – дип, безгә беренче хис-кичерешләре турында сөйләде ул.

Ә гран-при иясе яшерелгән “серле конверт”та Саба районы кызы Айгөл Котдусованың исеме язылган иде. Сәяхәт итәргә яратучы Айгөл иң лаеклысы булып табылды.

 

Ни дияргә дә белмим. Исемемне ишеткәч, югалып калдым – һич уйламаган, көтмәгән идем. Хәзер безне тагын да зур эшләр – киләсе этапта Татарстаныбыз данын яклау көтә. Сынатмаска иде!”, – дип сөйләде безгә җиңүче.

Ике сылуны да “Татар кызы”ның Халыкара этабы көтә. Әйткәнебезчә, быел ул Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узачак. Бары бер теләк – кызлар чираттагы этапта үзләренең күркәм сыйфатларын ачып бетерә алсыннар иде.

“Татар кызы” – ул гади бәйге дә, ике сәгатьлек концерт та түгел. Бу хакта оештыручылар үзләре дә әйтте. Шулай булгач, бу олы исем бирелү бер чара белән генә чикләнмәсен иде. Җәмгыятьнең яшен тизлегедәй үзгәреп торган чагы. Иң лаеклы татар кызы, милләтенең күркәм сыйфатлары чагылышы булып кына калмыйча, татар хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләүче дә булырга тиештер, минемчә. Юкка гына бәйгене ел саен үткәреп, ел саен “Татар кызы” таҗын яңа кызга кидермиләрдер.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү