Равилә Шәйдуллина: «Хатын читлектәге кенәри була алмый»

Үзе нәфис, үзе ирләрдәй нык бизнес-леди. Шул ук вакытта нечкә күңелле язучы да. Берүзеңдә шулкадәр сыйфатны ничек булдырырга?  Ничек катыланмаска һәм табигать биргән сәләтне үстерергә? Язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Равилә Шамилевна, Казанда татар аш-суы сакланамы әле?

– Татар халкының үзенең ашау культурасы булган. Әмма соңгы елларда башка мәдәниятләр йогынтысында ул да югалып бара. Әйтик, күп кенә илләрдә ашау алдыннан су бирү гадәте бар, татарда кунакларга иң әүвәл чәй эчергәннәр. Хәзер, имеш, чәй түгел, су эчеп кую кирәк. Татарның аш-су үзенчәлекләре күп һәм ул безгә генә хас.

Шәхсән үзем 14 яшьтән аш-су дөньясына аяк бастым. Әти-әнигә ярдәм булсын диптер инде, тау башында урнашкан лагерьда эшли башладым. Әлеге лагерьга менеп җитәр өчен 99 баскычны үтәсе… Мин, повар ярдәмчесе, шушы баскычлар буйлап су ташыйм. Шунысын да әйтим әле, аш-су остасы ул пешекче түгел! Без – ашчылар! XIX–XX гасыр әдәбиятына карасаң, анда ашчылар, ашбазлар, аш-су остасы дигән сүзләр кулланылган. Әүвәл заманда олы малның эчәгесен пешекләү бар иде. Бу  начар исле гамәл инде. Пешекче менә кем ул.

Ашау культурасы белән бергә үзебезнең милли ризыклар да юкка чыгу куркынычы алдында. Киң таралган ризыклар – гөбәдия, кыстыбыйны гына алыйк. Алар бит безнеке генә. Хәзер шуларны да үзгәртү бара. Кыстыбый – кыстыбый инде ул, нишләп аңа тагын әллә нәрсәләр өстәргә, Европага яраклашырга соң? Без үзебез теләп үзебезне юкка чыгарабыз бит. Аш-суга бәйле конкурсларда жюри әгъзасы булырга туры килә. Шуларның берсендә гөбәдияне кекс эченә тыгып ясауларын күрдем. Нишләп гөбәдияне икенче ризык эченә яшерергә? Ул бит безнең гөбәдия! Кексны төрләндер, гөбәдиягә тимә. Өчпочмакка тарттырылган ит кушалар, мин аны да кабул итмим. Өчпочмак һәрвакыт туралган иттән пешерелә һәм шулпа салып бирелә. Ул да үзгәреп бара. Милли ашларны карап, тикшереп торучы оешма юк. Татар халкының җыры, моңы бар, ашау культурасы да булган. Аны саклау өчен конгресс каршында булсынмы ул, башка оешмага беркетелсенме – милли ризык сагында торучы оешма кирәк.

– Аш-су бизнесына тагын бер төр контроль зыянга булмасмы соң? Сезгә дә җиңел булмагандыр.

– Мин бу өлкәдә 58 ел эшлим. Бер карасаң, бер кеше гомере бит инде. Шушы дәвердә күпме тикшерү, күпме сынаулар үтелгән. Үзгәртеп кору еллары, үзебезне саклап калу өчен ачык акционерлык җәмгыяте булдык. Акцияләрне сатып алырга теләүчеләрнең күп булуы… Әйе, саклау калу авыр булды, хәтта бандитлар белән «стрелка»га йөрергә туры килде. Бөтенесен дә үттек, шөкер.

– Хатын-кызга бизнес белән шөгыльләнү авырмы?

– Хатын-кыз үз эшен ачса, гаилә корбан була. Син бизнесны алып барам дип әйтәсең икән, көн дә, төн дә, бәйрәм көнне дә эштә булырга тиешсең. Әгәр алай түгел икән, бизнес барып чыкмый. Хәзер инде миңа балаларым, туганнарым да ярдәм итә. Без барыбыз да – бер юлда. Бер заман «Гаилә бизнесы» дигән конкурс үткән иде,  ә минем командам 100 кешедән тора!  Шуның иллесе – туганнарым. Бик күп кеше эшсез калган заманда туганнарым да эш урыннарын югалтты. Апам гомер буе заводта баш конструктор булып эшләгән иде, аны да кыскарттылар. Трамвайда барырга акчасы калмаган бер заман. Югары белемле, ничә ел эшләгән тәҗрибәле кешене «Ленин бакчасы» тукталышында трамвайдан куып чыгаруларына бик үртәлгән иде. Апа, миңа кил, утыр кассага, дидем. Шулай җыя-җыя, туганнарымның иллесе  үз яныма җыелды. Аның үз рәхәтлеге, үз кыенлыгы да бар. Кызык хәлләр дә килеп чыккалый. Әйтик, эштә миңа хезмәткәрләр Равилә Шамилевна дип дәшә, болар миңа «Алма апа», «Туган апа» дип тезеп китәләр. Һич югы «апа» дип кенә дәшегез, дим. Шуннан улым өйләнде. Аның хатынының туганнары да эшкә килде. Болары «кодагый әби» дип йөрмәсеннәрме! Әйдәгез, «Равилә апа» дип дәшә башлагыз, дип кисәтергә туры килде. Үз туганың белән эшләү авыр, диләр, ләкин мин берсе белән дә сүзгә килмәдем, Аллага шөкер.

– Еш кына аш-су осталарын табу проблема дигәнне ишетергә туры килә. Ашчылар мәктәбе ни хәлдә?

– Элеккеге мәктәп юкка чыкты, аның нигезендә яңасы төзелә алмады. Миңа да махсус мәктәп, техникумнар тәмамлаган балалар килә, кулларына пычак та тота белмиләр. Юныс Әхмәтҗанов мәктәбен узган буын да китеп бара, без нибары ике-өч кеше калдык Казанда.

– Үзегездә аш-су мәктәбе ачарга теләмисезме?

– Андый ниятем бар. Каюм Насыйри урамында 6 катлы кунакханә төзелеп килә. Менә шунда татар халык ашлары осталарын туплап, мәктәп оештырырга телим. Бәлки ул яшь киленнәр мәктәбе булыр. Бер ниятем татар әдәбиятыннан пешекче сүзен юк итү булса, икенчесе –  милли ризыклар мәктәбен булдыру. Әле яңарак кына морзалар пәрәмәче пешереп карадык. Аны кулланышка кайтарасы булыр. Тагын бер хыялым бар: Сөембикә ханбикә заманындагы аш-суларны барлап, аларны туплап китап чыгарасым килә. Архивларда эзләнү эшләре бара инде. Аны туплап, эшләп калдырырга кирәк. Чөнки безнең буын киткәч, ул бөтенләй онытылырга мөмкин.

— Сәләтсез, дисәләр, иҗатны туктатмау өчен нишләргә?

– Тормышыма тәэсир иткән кешеләрнең берсе мәктәп директоры булды. Ул безгә тарих дәресен дә укыта иде. Мин өй эше биременә поэма яздым. Ул миңа, сез сәләтсез икән дип, «икеле» куйды. Шуннан мин аш-су дөньясына аяк бастым, ә язу теләге аңа карап кына китмәде. Ул минем җаныма хаҗәт. Кеше буш булмаса, яза. Буш икән, ач булса да, тук булса да каләменнән әсәр төшмәс иде. Мөгаен, кеше булыр өчен авырлыклар күрергә, сыналырга, ләкин беркайчан да үз-үзеңә ышанычны югалтмаска кирәктер. Әти-әни канаты астында яшәп, нужа күрмичә генә кеше булып җитешеп булмый. Мин оныкларымның да иркә булуын теләмәс идем. Мәсәлән, бер оныгым алты яшеннән ипи сала башлады. Тора-бара тортлар ясап сату эшенә кереште. Әнисе акча бирми, мин бирсәм дә ачулана, Мурат үзенә кирәкне үзе таба. Байларның этләрен дә юа ул. Быел аңа 16 яшь тулды. Адәм баласының кулыннан эш килергә тиеш, сеңлем.

– Авырлыклар күрмичә кеше булып булмый, дисез. Ә кайдан көч алырга?

– Шундый хәлләр кичерәсең, тормышка чатнап ябышыр өчен каяндыр көч алырга кирәк була… Минем бик кайгылы көннәрем. Бергә «уфалла» арбасы тартып үскән абый гүр иясе булды. Без аның белән бик күпне бергә күтәрдек, ул салам алып кайтканда тотылу, мәктәп укучылары алдында безне рисвай итү дисеңме, әтине эшсез калдырулары, бер әнигә биш бала калуыбыз, абыйга ияреп, 8 класс белем белән, телогрейкадан Казанга чыгып китүләр… Абый гүр иясе булды, мин югалту ачысын җиңә алмыйм. Юкса үлемнең фанилыктан бакыйлыкка күчеш икәнен дә аңлыйм. Җидесенә җыелдык, бар да елый, шунда туганнарга елаудан туктыйбыз дип әйттем. Безгә җебеп төшәргә ярамый, догада булыйк, дидем. Адәм баласының өч дусты булыр, шуның берсе генә синең белән ахирәткә ияреп китәр. Дусларның берсе – байлык, ул сине озатмаячак. Икенчесе – туганнары, балалары. Алар кабер кырыенда калачак. Синең белән гамәлләрең, догаларың ләхеткә кереп ята. Шушыларны әйткәч, үзем дә күземне ачарлык хәлгә килдем. Биш туган идек, өчәү калдык…

– Гамәл дидегез, сезне бик күпләр ярдәмче, иганәче буларак белә. Ярдәм белән кешене бозып буламы?

– Чын күңелдән ярдәм итәсең килсә, кармак бир, дигән акыл иясе. Мин дә бит кешеләргә эш бирәм. Эш белән ул ризыклы, бәрәкәтле була. Ярдәм кешене хәрәкәттән туктата, ул сиңа салына икән, әйе, андый ярдәм боза. Бер яктан, кредит – гөнаһ, ләкин мин аны гөнаһ санамыйм, чөнки аның бәрабәренә хезмәткәрләремә хезмәт хакы түлим. Ул да бит кешегә булышу. Без бик авыр чор кичердек. Бу чорда мине куркынычсызлык мендәре итеп җыеп куйган маям да коткармады. Ләкин эштән туктап калганда да бер генә кешенең дә хезмәт хакларын кисмәдем һәм берсен дә кыскартмадым. Чөнки һәммәсенең дә гаиләсе  бар. Аларның тырышлыгы белән без бүген шушы дәрәҗәгә ирештек.

Ләкин мине күпләр алдый. Үзем алданырга әзер торам, ахры. Чөнки бөтен кешегә дә ышанам, ник дигәндә, үзем беркайчан да алдамыйм. Бая әйткән кунакханәне төзергә дип 10 миллион сум кредит алдым. Аны кулга тоттырмыйлар, төзелеш оешмасына күчерергә кирәк иде. Мин җитәкчесенең әти-әнисен дә яхшы беләм дип, бер оешмага күчереп куйдым. Оешма җитәкчесе алды да кесәсенә салып куйды акчаны. Мин әле дә шул кредитны түлим.

– Бу хәлләрдән күңелгә үпкә, нәфрәт җыела торгандыр.

– Дин буенча да үпкә сакларга ярамый. Бөтен гамәл өчен җавап бирәсе. Аларны яхшылык белән генә түли ала. Минем кебекләрне диванага саныйлар, чөнки кеше хакын беренче урынга чыгару бар. Шулай тиеш.

– Бер ел элек Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булдыгыз. Ул сезгә нәрсәдер бирәме?

– Мин әгъза  булып кабул ителгәч, пандемия башланды һәм мин берлекнең бер генә җыелышында да катнаша алмый калдым. Берлек турында бер нәрсә дә әйтә алмыйм.

– Бу атнада Язучылар берлегенең корылтае узды. Әгәр шушы җыелышта сезне рәис итеп сайлап куйсалар,  иң беренче нәрсәне үзгәртер идегез?

– Әгәр миңа 50 яшь булса һәм мине шулай сайлап куйсалар, өлкән язучыларның хәлен кайгыртыр идем.

Цитата

Элек каләм иясе – акыл иясе, урыны патшалар янында булган. Нигә язучының кадере бетте? Нишләп гомер буе халкына хезмәт иткән кеше кадерсез тормышта яшәп, кадерсезлектә бакыйлыкка күчә? Акыл хезмәте – иң катлаулы хезмәт, шулай икән, алар бәрәкәтле тормышта яшәргә тиеш. Мин менә шушы хәлне үзгәртергә тырышыр идем. Миңа ярдәм сорап язучылар, артистлар килә. Алар бит гомерен халыкка багышлаган, нигә ул мескен? Минем моңа күңелем әрни.

Икенчедән, берлек каршында ярдәм фонды оештырыр идем. Байларны эзләп, сез бит шушы әдипләрнең әсәрләрен укып үстегез, хәзер инде аларга ярдәм итәргә вакыт, дияр идем. Мин үзем шул юнәлештә.

– Сезне укучы күбрәк «Үксезләр» әсәре аша белә. Аның буенча фильм да төшерелде. Чыннан да, тормышта мәрхәмәтсезлек нормага әйләнеп барамы?

– Кызганыч, көчсез кеше үзеннән көчсезрәкне җәберли. Димәк, җәмгыятьтә көчсезләр арткан. Шуңа үз-үзенә кул салулар артмадымы икән әле?.. Әсәрдә исә бер генә сүз дә уйлап чыгарылмаган, миңа аны поездда бер ханым сөйләп кайтты. Бик тетрәндерде бу язмыш, шуңа кәгазьгә төште… Әхлакны, олыны олы итеп белү юкка чыкты, аналарның кадере китте. Аның башы  динне тыю вакытларына туры килмиме икән әле?

– Равилә апа, хатын-кыз бәхете телим дип әйтү бар. Бәхетнең җенесе бармыни аның?

– Бәхет – бәхет инде ул. Хатын-кызга да, ир-атка да – шул бер бәхет. Аны тоя, сизә белергә генә кирәк. Аннан хатын-кыз ир һәм бала карап кына бәхетле була дип тә әйтеп булмый. Бәхет өчен гаилә кору да, әни булу да, берәр эшкә сәләтеңнең ачылуы да кирәк. Хатын читлектәге кенәри була алмый. Минем бәхетем – гаиләмдә, эшемдә, китапларымда. Аларга күңел җылысы салынган.

 

Блиц-сораулар

– Яраткан язучыгыз?

– Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, гаҗәеп бай телле Галимҗан Ибраһимов.

– 8 Март сезнең өчен нинди бәйрәм ул?

– Мин аның мәгънәсен тапмыйм. Игътибар елга бер түгел, көн дә кирәк.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Балаларым иманлы булып үссеннәр иде. Ходай гомер бирсә, шәхси архивымдагы әсәрләрне халыкка җиткерү теләгем зур.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Равилә Шәйдуллина: «Хатын читлектәге кенәри була алмый»” язмасына фикерләр

  1. Молодец Р авилэ апа С езнен кебек кешелэр кубрэк булса инде хэзер хэркемнен бармагы узенэ кэкре бит

Фикер өстәү