Бронхит даруын нигә сатмыйлар?

Бронхиттан интегәм. Эуфиллин даруы кирәк иде. Аны хәзер җитештермиләр дип беләм. Сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирмәсме икән?

Илсур Рәхимҗанов. Әтнә

 

Редакциядән: Эуфиллинны рецептсыз сатмыйлар. Бәлки, сезгә рецепт булмаганга күрә ул даруны сатмаганнардыр да? (843) 222-000-2 яисә 003 номеры буенча шалтыратып, әлеге дару турында мәгълүмат белә һәм аңа шунда ук заказ да бирә аласыз. Бу дару җитештерелми дигән мәгълүмат юк.

P.S. Мөрәҗәгатегезгә бу юлы җавап алмагансыз икән, борчылмагыз. Димәк, ул әзерләнә, рәсми урыннардан җавап көтелә. Һәрхәлдә, аларны киләсе саннарда күрергә мөмкин булачак.


Фикер өстәү