Коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар

Бер тәүлек эчендә Ненец һәм Чукот автономияле округларында коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуы күзәтелмәгән.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Ненец автономияле округы, Чукот автономияле округы — 0 процент, 2. Сахалин өлкәсе — 0,02 процент, 3. Тыва Республикасы — 0,03 процент», — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү