Аякта-итек, кулда-себерке: авыл кызлары себеркеле хоккей уйнаган

Биектау районының Ямаширмә авылы кызлары 8 март уңаеннан итек киеп, себеркеле хоккей уйнаган. Алка урынына — туп. Өч сәгать буе хоккей мәйданчыгында туп артыннан йөгереп, соңыннан самавыр кайнатып,  коймак белән чәй эчеп, борай боткасы ашаганнар.

— 23 февральдә егетләр белән шундый бәйрәм уздырдык. Кызларга да бу уенны тәкьдим иткәч, берсүзсез ризалаштылар. Алты команда ярышты. Һәрберсендә җиде кеше катнашты. Арада тәрбияче, укытучылар, укучылар да бар иде. Совет урамы кызлары җиңүче булды. Авыл егетләре бәйрәм күчтәнәче итеп шашлык пешерде. Барысы 300ләп кеше җыелган иде, — ди Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мохтаров.

Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаган. Кызларның да күңеле булган, икенче елга да бу традицияне дәвам итәргә җыеналар.

http://

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү