Евровидениедә Россияне кем тәкъдим итәчәге билгеле булды

Җырчы Manizha «Русская женщина» («Рус хатын-кызы») композициясе белән «Евровидение-2021» халыкара җыр конкурсында Россия данын яклаячак. Бу хакта Беренче канал эфирында сайлап алу этабын алып баручы Яна Чурикова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«2021 елда» Евровидение»гә Бөтенроссия халык тавышы белән сайлап алынган Russian Woman җыры белән Manizha барачак», — дип белдерде Чурикова.

«Мин сезгә бу ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин сынатмаячакмын, мин барысын да дөрес эшләячәкмен», — дип вәгъдә итте җырчы. Сайлап алуда җиңүен ул әбигә багышлаган, аның сүзләренчә, ул һәрвакыт оныгының уңышына ышанган.

Manizha өчен тамашачыларның 39,7%ы тавыш биргән, башлангыч селекция нәтиҗәләре буенча конкурста катнашуга #2Маши дуэты һәм Therr Maitz төркеме дәгъва кылды. Әмма алар тамашачылардан азрак тавыш җыйды — 35,7% һәм 24,6%.

«Евровидение-2021» быел май аенда Роттердамда узачак. 2020 ел конкурсы Covid-19 коронавирус пандемиясе сәбәпле оештыручылар тарафыннан гамәлдән чыгарылган. Россия данын бер ел элек якларга тиешле Little Big төркеме бу юлы сайлап алуда катнашудан баш тартты.

 


Фикер өстәү