Татарстанда бер егет үз әбисен тотык итеп алып, акча таләп иткән

Татарстанда үз әбисен тотык итеп алып, акча таләп иткән егетне тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Мамадыш районында 23 яшьлек егет фатирда үз әбисен тотык итеп алган. Ул аны азат итү өчен акча таләп иткән.

Сөйләшүләр вакытында полиция хезмәткәрләре үз теләге белән бирелергә һәм хатын-кызны җибәрергә күндергән. Егет фатирда чыгу белән аны тәртип сакчылары кулга алган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.


Фикер өстәү