Татарстанда 87 яшьлек бабай аерылышырга гариза тапшырган

Түбән Кама районында соңгы дүрт ел дәвамында аерылышулар саны ел саен кими. 2020 ел эчендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре аерылышу турында 803 акт язуын рәсмиләштергән, бу 2019 елга караганда 23 процентка кимрәк. Аерылышучыларның күбесе-79 проценты — суд карары буенча рәсмиләштерелгән, 21 проценты – кечкенә балалары булмаган ир белән хатынның ике яклы ризалыгы буенча.

2020 елны бер гаилә дүрт ай гына бергә гомер иткән. Бер гаилә 44 ел бергә гомер иткәннән соң аерылышырга булган.


Фикер өстәү