97 яшьлек Хөршидәбану Исхакова турында туганнары: «Газетаның бер хәрефен дә калдырмый укый»

Буа районының Вольный Стан авылында яшәүче Хөршидәбану әби газета-журналлар укырга бик ярата. Тормышта нинди генә авырлыклар күрсә дә, бирешми әбекәй. Бала хәсрәте дә күрергә туры килә аңа. 97 яшькә җитүнең сере – сабырлык, ди якыннары.

– Безнең әби барыбызга да үрнәк. Аның кебек укырга яратучылар юктыр инде ул хәзер. Барыбызда аңа нинди күчтәнәч кирәген беләбез. Янына бер кочак газета белән кайтабыз. Әбинең бүгенге көндә алты баласы да исән-сау. 11 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Аллага шөкер, әби авыртам дип зарланмый. Бөтен әйберне хәтерли, аңлый, – ди оныгы Рәзинә. – Әле менә әбине котларга дип авылга җыелдык. Яз бәйрәмендә шулай бергәләп кайтып, аны сөендерәбез. Апам Гөлфия белән яши алар. Икесенә дә саулык-сәламәтлек телим. Йорттагы утлар сүнмәсен, безне һәрвакыт әбиебез көтеп торсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү