Бәяләр үсү турында ялган хәбәр таратучыны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасының “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутаты Анатолий Выборный Россия Җинаятьләр кодексына төзәтмә кертергә тәкъдим иткән.

Төзәтмәдә ит, балык, шикәр комы, атланмай кебек социаль әһәмиятле товар бәяләре үзгәрү турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту тәкъдим ителә.
Депутат фикеренчә, фейк тарату халыкның дәррәү кубып кибетләргә ябырылуына, ә бу хәлнең азык-төлек бәясе артуга һәм товар кытлыгына китерүе бар.
Закон проектында физик затлар өчен – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләтү яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, юридик затлар өчен – 500-800 мең сум штраф түләтү күздә тотыла. Документ шушы көннәрдә парламентның түбәнге палатасына карап тикшерүгә кертелә.


Фикер өстәү