Ришвәт алган таможня хезмәткәре 8 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

Казан аэропортында таможня хезмәткәрен ришвәт алганда тотканнар. Ул 300 долларны үз кесәсенә салып куюда гаепләнә.

Казан транспорт полициясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 7 март көнне 42 яшьлек таможня хезмәткәре Истанбулдан Казанга очкан пассажирда 10 мең доллардан артык декларацияләнмәгән акча тапкан. Таможня тикшерүе акты төзеп тормас өчен, ул хатын-кыздан 300 доллар күләмендә ришвәт алган.

«Ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм таможня хезмәткәре 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


Фикер өстәү