Актаныш гимназиясе рекорд куйган

Актаныш гимназиясе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының регион һәм республика этабында 60 призлы урын алган, бу әле чик түгел! Математика, технология, геология фәннәре олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бу сан тагын да артыр дип көтелә.

Саннарга күз салсак, гимназия 2014 елны Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабында 8 призлы урынга ия булса, 2015 елда – 17, 2016 да – 21, 2017 елда 28 урын ала. Җиңүләрнең елдан ел арта баруы тагын да югарырак таләпләр куя. Нәтиҗәдә районда гимназия базасы булган “Бүләк” укыту үзәге булдырыла, һәр фән буенча укучылар республика югары уку йортлары мөгаллимнәреннән өстәмә дәресләр, мастер-класслар ала. 2020 елда гимназия Бөтенроссия олимпиадасының регион һәм республика этабында 56 призлы урын ала! Һәрчак үсештә эшләүче гимназиягә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов быелгы уку елында тагын да югарырак бурычлар куйды. Укучылар белән фәннәрне тирәнтен өйрәнеп, регион һәм республика олимпиадасында 60 призлы урын алырга! Әйтүе генә җиңел. 167 укучысы булган гимназия өчен бу кадәр җиңү яулау гайре табигый – үтәп чыгалмас дәрәҗәдәге бурыч иде. Максатка ирешүдә вакыт һәм алган белемнәрдән ничек нәтиҗәле файдаланырга? Чишелеш тә озак көттермәде. Олимпиадаларга ел дәвамында әзерләнү күнекмәсе барлыкка килде. Һәр атнаның чәршәмбесе фән олимпиадаларына әзерләнү көне хәзер гимназиядә. Моннан тыш, укучылар Казан, Алабуга шәһәрләренә, гимназия булышлыгы белән, махсус әзерлек курсларына да барды.
18 февраль! 10 сыйныфы укучысы Нәфисә Вәлиеваның инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының регионара этабында җиңү яулавы быел гимназиянең — 60 нчы, Нәфисәнең 5 нче җиңүе ( 3 се республикада, 2 регионда). Актаныш районының 2020 елда “Ел укучысы” Нәфисәнең вакытны дөрес бүлүе, социаль челтәрләрдә утырмавы аңа төрле бәйге, конкурсларда җиңү яуларга ярдәм итә. Мәктәптән тыш, үзлегеннән дә, өстәмә курсларда да шөгыльләнә. 8 сыйныфтан Айнур Гыйлаев, 9 сыйныфтан Эльвина Таһирова, 10 сыйныфтан Лиана Мөхәммәтдинова, 11 сыйныфтан Раил Ибраһимов та берничә фән олимпиадасында катнашып, республика һәм регион этабында җиңүчеләр.
Укучыларның һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән укытучыларның фикерләре нинди, алар белән сөйләшәбез. Хикмәт! Аларның һәр минуты файдалы бүленгән, алдагы елда җиңү өчен бүгеннән файдалы күнекмәләрдә алар. Ачык, игътибарлы үзләре, уңыш серләре белән дә теләп уртаклаштылар.


Раил Ибраһимов, 11 сыйныф укучысы – җәмгыять, хокук белеме, физкультура фән олимпиадаларында регион этабы призеры:
— Раил, олимпиадада җиңүгә ничек ирешергә?
— Алдан ук, җиңәм, дип әзерләнү кирәк. Берничә юнәлештә үзеңне сынап карау кирәк. Әзерләнми генә, дәрестә укыган белән генә урын алып булмый. Өстәмә әзерләндем. Дусларым ярдәме белән, интернет аша курслар сатып алдым. Шул курс буенча шөгыльләндем, укытучылар бик көчле иде. Аларның дәрес бирүе, аралашуы минем өчен үрнәк булды. Үз фикереңне дөрес итеп аңлатырга, кыюлыкка өйрәндем. Олимпиада эшләренә куелган балллар белән килешми, быел 80 процент катнашучы апелляциягә бирде. Анысы тагын да тәэсирле булып истә калды. Үзеңнең хаклы икәнеңне раслау өчен аралашу осталыгы да, кыюлык та, фикереңне дәлилләү дә кирәк. Үземдәге шушы сыйфатларны ачарга, үземне аңларга ярдәм итте быелгы олимпиада.


Айнур Гыйлаев, 8 сыйныф укучысы – Татарстан, Россия тарихы, икътисад фәннәреннән республика призеры:
— Айнур, җиңүче буларак, үзеңә нинди максатлар куйдың?
— Олимпиадада берничә ел катнашам. Баштарак җиңү яуларга мәктәптә алган белемнәрем, әти-әнинең, туганнарның киңәшләре, укытучының юнәлеш бирүе, тырышлыгым ярдәм иткән иде. Быел, өч фәннән җиңү яулагач, аңладым. Җәй көне әзерләнү, өч ай дәвамында рәхәтләнеп уку отышлы икән! Уңышка ирешү өчен гел укырга кирәк – шуңа инандым. Олимпиада сорауларын чишкәндә дә үзеңнең белемеңне күрсәтә белү мөһим. Укучының үз-үзен тотышы, фикерләү дәрәҗәсе, эшләү ысуллары да җиңү китерә. Рәсәй тарихында шул рәвешле өстәмә 12 балл яуладым.


Ландыш Әһлетдинова, гимназиянең методик эшләр буенча директор урынбасары:
— Олимпиадада җиңү укытучыдан да, укучыдан да зур тырышлык сорый. Гимназиядә фәннәрне тирәнтен үзләштерү олимпиаданың республика һәм регион этапларында безгә җиңү китерде – 60 призлы урын яуланды. Регион этабындагы 13 урынның – 4 се, республикадагы 31 урынның 3 се беренче урын. “Олимпка юл” республика олимпиадасында 7 җиңүчебез бар. Һәр фән олимпиадасында катнашкан эшләрне анализласак – укучыларыбыз үсештә. Уңышка ирешүгә бәя биргәндә призлы урыннар санына түгел, белем сыйфатына игътибар итәбез. Моңарчы без призлы урын ала алмаган икътисад фәненнән 1 укучыбыз җиңү яулады быел. Дөнья сәнгате фәненнән дә 2 җиңүчебез, 1 призерыбыз бар. Киләсе ел өчен бүгеннән әзерлек эшләрен башладык та инде.
Чулпан Шәрипова, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы — республика олимпиадасында 12 укучысы җиңүгә ирешкән:
— Елдан ел безнең районда олимпиада хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Туган телебезне яратып, әти-әниләре белән бергәләп, укучыларның татар теле һәм әдәбиятеннән тирәнтен шөгыльләнүләре, телне фәнни дәрәҗәдә өйрәнүләре сөендерә. Балаларның белемнәрен арттыруда нинди китаплар кирәк, әйтегез генә, кирәк икән, сатып та алабыз, дип, ата-аналар эндәшә, җан атып торалар. Аларны үз артыннан ияртә алуыма сөенәм, җаваплылык та тоям. Узган ел районда укучыларым олимпиадада 18 җиңү яулаган булса, быел – 19. Быел республикада татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларым 12 урын яулады, 1 се — абсолют җиңүче, 11 е – призер. Әлбәттә, әзерлекнең системалы булуы шарт. Укучылар белән һәр атнаны өзлексез шөгыльләнәбез. Укучылар белән үзем дә һөнәри яктан үсәм, камилләшәм. Яңалыкка омтылу, үз өстендә эшләү, укучыларны үз артыннан ияртү — уңыш нигезе, дип уйлыйм.
Актаныш гимназиясендә укучыларның ирешкән уңышларына ел да лаеклы бәя бирелә. Укучылар арасында рейтинг чыгарыла. Фән белән шөгыльләнү, төрле проектларда катнашу, сәнгатьтә, спортта уңышка ирешү һәм үз-үзеңне тәрбияле тоту, башкаларга карата күркәм мөнәсәбәт, милли һәм зәвыклы киенү – һәммәсенең дә рейтингта үз бәяләмәсе балллар белән билгеләнә. Ә фән олимпиадаларында катнашу һәм җиңү рейтинг чыгарганда иң зур кыйммәткә ия. Гимназиянең рейтингта иң югары балллар алучы 15 укучысы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов булышлыгы белән ел да чит илгә сәфәргә бара. Шарты да бар — ял вакытында үзләре чит телдә камил аралашырга өйрәнсәләр, чит илдәге яшьтәшләрен татарча аралашырга, җырларга, биергә һәм татарның миллиризыкларын пешерергә өйрәтәләр. Ә быелгы уку елы тагын да сөенечле яңалыгы белән тарихка кереп калачак. Уку елы башланганда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәр мәктәпкә еллык бурычлар билгеләгән иде. Кызыксындыру чаралары да җәлеп итәрлек, ымсындыргыч иде. Актаныш гимназиясенә дә биргән вәгъдәсе бар иде: “Укучылар белән фәннәрне тирәнтен өйрәнеп, регион һәм республика олимпиадасында 60 призлы урын алсагыз, ел йомгаклары буенча гимназиягә 500 000 сумлык сертификат тапшырылачак”, — диде ул. Вәгъдә – иман.

Ләйсән ТИМЕРОВА, Актаныш районы


Фикер өстәү