«Ак барс» Көнчыгыш конференциясендә беренче булып ярымфиналга чыкты

«Ак барс» дүртенче матч рәттән «Торпедо»ны отып, Көнчыгыш конференциясендә беренче булып ярымфиналга чыкты.

Бүген Түбән Новгорода узган очрашуда Казан командасы 4:1 исәбе белән уңышка иреште. «Ак барс» составында алкаларны Андрей Педан, Найджел Доус, Виктор Тихонов һәм Станислав Галиев кертте.

Казан командасының ярымфиналдагы көндәше чирекфиналдагы башка парларның җиңүчеләре билгеле булгач ачыкланачак. Калган парларда нәтиҗәләр әлегә түбәндәгечә:

«Авангард» – «Автомобилист» – 3:1

«Металлург» – «Барыс» – 2:2

«Салават Юлаев» – «Трактор» – 3:1

Көнбатыш конференциясендә исә ярымфиналга беренче булып ЦСКА белән «Локомотив» чыкты.


Фикер өстәү