83 яшьлек әбине көчләгән ир турында авылдашлары: «Бик тырыш егет ул, тик эчүе харап итте»

Актаныш районының Иске Богады авылында тетрәндергеч хәл килеп чыккан: 57 яшьлек ир 83 яшьлек күрше әбисен көчләгән. Бу вәхшилекне ул 23 февраль көнне кылган.

Хәзерге вакытта Татарстан Прокуратурасы әлеге җинаятьнең сәбәпләрен ачыклый.
Социаль челтәрләрдә, әлеге әбине алты сәгать ерткычларча җәзалаган, дигән хәбәрне ишеткәч, йөрәк жу итеп китте. Авылда ялгыз яшәүче өлкәннәрнең тынычлыгы югалмасмы? Әлеге хәбәр дөреслеккә туры киләме? Авылның әхлагы кая таба бара?
– Авыл өчен бик күңелсез хәл, әлбәттә. Әмма әхлак бетте дип әйтеп булмый. Төрле хәлләр була. Авылда тәртип саклау мәсьәләсендә эш алып барыла. Авыл җирлеге белән хуҗалык төнлә кизү оештыра, авылга күз-колак булып, барысын да тикшереп чыгабыз. Бу хәл исә көндез булган. Әбине алты сәгатьләп җәзалаган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Мондый ялган мәгълүмат таратучыны эзләп табарга кирәк, – диде Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов.
Илсур әфәнде әйтүенчә, әлеге ир өйләнмәгән, соңгы вакытта үзе генә яшәгән. Әбигә ул эшләрендә булышкалап йөри торган булган. Мондый хәл булыр дип берәү дә башына китермәгән. Моңа кадәр алай эчү белән мавыгып йөрмәсә дә, соңгы вакытта исерткеч эчемлекләрне ешрак куллана башлаган.
– Бик тырыш егет ул. Кыш көне авыл хуҗалыгы техникасын төзәтсә, яз көннәрендә чәчүдә катнашты. Эшкә вакытында йөрде, хәтта иртүк килеп җитә иде. Кеше буларак та начар сүз әйтә алмыйм. Бәйрәмнәрдә эчкәли торган гадәте бар иде. Эчкәне өчен штраф та салдырганым булды. Гаебен танып, гафу үтенә белә иде. Бу хәлне кылганда салмыш булган. Эчкәч, башы чуалып киткәндер. Башында ниләр булганын әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта кулга алдылар, тикшерү эшләре бара,– ди Илсур Филис улы. – Әби ялгыз яши иде. Ачык күңелле, сөйләшергә ярата. 2016 елда социаль хезмәткәр билгеләгән идек, әмма взнос түлисе була дип, каршы килде. Әби – хәзерге вакытта тернәкләндерү үзәгендә.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

  1. Алты сэгатьме, биш минутмы?! Мыскыл итуе хак! Жанвар! Аекнын акылы — исерекнен телендэ дигэндэй…

Фикер өстәү