Ташламалы ипотеканы 24 төбәктә генә озайтырга тәкъдим иткәннәр

 Татарстан мондый төбәкләр исемлегенә кертелмәгән.

Яңа йортлардан торак сатып алуга 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы (коронавирус пандемиясе килеп чыгу сәбәпле кертелгән программа) 2021 елның июлендә тәмамланырга тиеш. Аны илнең бары тик 24 төбәгендә генә озайтырга мөмкин. Бу хакта Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина “Известия” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

“Ташламалы ипотеканың тискәре нәтиҗәләре пәйда булды: арзанлы ипотекага ихтыяҗ иң элек бәя үсүгә китерә – кайбер төбәкләрдә нәкъ менә шундый күренешне күзәтәбез. Ягъни ташламалы ипотека торак сатып алуны кыенлаштыра гына”, – дип басым ясап әйткән Үзәк банк башлыгы.
Нәбиуллина фикеренчә, 6,5 процентлы ташламалы ипотеканы (беренчел кертем – торак бәясенең 15 проценты) торакка ихтыяҗ аз булган төбәкләрдә генә озайту кирәк. Болар – Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Алтай, Дагыстан, Чечня һәм Ингушетия, Ставропольский край һ.б.
Татарстан Республикасы бу исемлеккә кертелмәгән. Моңа кадәр Россия Финанс министрлыгының 6 процентлы ставка белән шәхси йортлар сатып алуга “Гаилә ипотекасы” программасын тәкъдим иткәннәр иде.


Фикер өстәү