Путин бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын тикшерергә кушты

Хезмәт хаклары 2012 елның маенда чыгарылган указга туры килергә тиеш.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм төбәкләр хакимиятләренә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәммәсенең дә хезмәт хакларын 2021 елның 20 апреленә кадәр тикшерү бурычын йөкләгән. Биредә сүз эш хакларының 2012 елның маенда чыгарылган указга туры килү-килмәве турында бара.
Хезмәт хакына анализ ясаганда, хезмәткәрнең эш стажы, белгечлек буенча стажы, квалификациясе, гыйльми дәрәҗәгә ия булу-булмавы, шулай ук оешмада җитәкчеләр һәм гади хезмәткәрләрнең айлык уртача хезмәт хакы нисбәте исәпкә алынырга тиеш.
Путин шулай ук бюджет өлкәсе оешмалары җитәкчеләренең эш нәтиҗәсен дә барларга кушкан.
Шул ук вакытта җитәкчеләргә хезмәт хакын тиешле күләмгә җиткермәү сәбәпләрен ачыклап, аны указда күрсәтелгәнчә арттырырга туры киләчәк.


Фикер өстәү