Фермасыз авылларга ясин чыгасымы?

Игенчелек белән терлекчелек  бер кошның ике канаты сыман. Бер-берсенә нык бәйле. Игенчелек тармагы аксаган хуҗалыкларда терлекчелек тә аяктан егыла. Һәм киресенчә. Ә инде бу ике тармак, бер-берсенә көч-куәт биреп эшләгәндә, хуҗалыкларның кереме артканнан-арта.

Татарстан хуҗалыкларында бүген 689 мең баш мөгезле эре терлек бар. Акчалата керемнең 63 проценты – терлекчелектән. Тик соңгы бер ел эчендә малларның  баш саны 18 меңгә кимегән. Шундый 27 районның «иң алдагы рәтендә» Әгерҗе районы хуҗалыклары бара.

Әлеге районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин әйтүенчә, 2006 елда инвестор канаты астына сыенган 28 авылның бүген бары икесендә –  Варкләд Бодья һәм Биек Тау авылы фермаларында гына терлек калган.

– Түбән Кәчек авылы терлекчелек комплексында 1200 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш савым сыер бар иде. Бүген анда бер баш мал калмады. Кырынды авылы терлекчелек комплексында – 800, Кичке Таңда – 700, Тирсә авылы фермаларында – 600, Исәнбайда – 600, Бима авылы терлекчелек комплексында  800 баш мөгезле эре терлек «оптимальләштерелүгә» дучар ителде. Бүген бу комплексларның күбесе хәрабәләрне хәтерләтә. Закон нигезендә, әлеге биналарны  сатып та, берәр крестьян-фермер хуҗалыгына арендага биреп тә булмый. Аларның һәркайсы банклардан алынган кредитлар өчен залог булып санала, – ди Дилүс Гатауллин.

Терлекчелек элек-электән һәр авылның терәге генә түгел, яшәү чыганагы булып  та санала. Шул исәптән, фермалар  дистәләгән кешене ашлы һәм эшле итә.  Терлекчелек комплексы  гөрләп эшләп торган авылларның шәхси хуҗалыкларында маллар асравы да җиңелрәк. Үзеңдә җитешмәгәндә, печәнен, фуражын сорарга була. Фермасыз калгач, мал-туар асрау тагын да кыенлашты, ди Әгерҗе авылларында яшәүчеләр.

Андый авылларның хәле, чыннан да, мактанырлык түгел. 14 хуҗалыгы калып барган Еленовский, 38 йортлы Тукай һәм Чишмә авылларын берләштерүче Кырынды авыл җирлегендә  шуңа инандым.  Егерме елга якын әлеге бүлекчәдә идарәче булып эшләгән, бүген дә фермаларны карап-барлап торучы Илгизәр ага Закиров әйтүенчә, 5 ел элек терлекчелек комплексы бушап калган. Инвестор саналучы «Нәүрүз» агрофирмасы хәзер сөрү җирләреннән генә файдалана. Эштән бушаганнар кайсы район үзәгенә, кайсы күрше авылларга барып йөри.

– Бездә  бик уңган халык яши. Беркемнең дә авылдан китәсе килми. Терлек-туар асрап көн күрергә тырышабыз. Әле үзем дә миниферма төзеп йөрим, – ди Илгизәр ага.

Әлбәттә, 700гә якын кеше яшәгән авылны фермасыз калдыру бик аяныч. Нәтиҗәдә яшьләр туган авылын ташлап китәргә мәҗбүр.  Авылда 38 йортның бакча буларак кына файдаланылуы һәм 22 өйнең буш калуы да уйландыра.

Ундүрт елдан артыкка сузылган оптимальләштерү фермалары бушап калган авыллар өчен генә түгел, район өчен дә көтелгән нәтиҗәләр бирмәгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күптән түгел узган коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров чыгышларында билгеләп узылганча, Әгерҗе районы бүген игенчелек, терлекчелек һәм башка тармаклар буенча  республикада иң түбән күрсәткечләр белән эшләүче төбәк санала. Бер гектар сөрү җиреннән алынган акчалата керем, савылган сөт, хезмәт хаклары күләме һәм башка күп юнәлешләр буенча  уңай үзгәрешләр сизелми. Район башлыгы Азат Вәлиев әйтүенчә, сөт җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 35, ит җитештерү 17 процентка кимегән. Район хуҗалыкларында әлегә гектарына нибары 2 килограмм тәэсир көченә ия күләмендә ашлама тупланган. Бу  республика буенча уртача күрсәткечтән дә 15 тапкыр азрак.

Районда бүген меңнәрчә гектар ташландык сөрү җире бар. Озак еллар дәвамында эшкәртелми, инде агач үсеп яткан  җиргә көчле хуҗа табу проблемага әйләнеп бара.

– Тиешле күләмдә ашлама кертмичә, барлык төр агротехник чараларны үтәмичә генә мул уңыш алып булмый. Төп инвесторыбыз булган «Нәүрүз» агрофирмасы мисалында бу ачык чагыла. Сөт җитештерү елдан-ел кимеде. Игенчелектә хәлләр тагын да катлаулырак, – ди Дилүс Гатауллин.

Агрофирмада әледән-әле җитәкче алышынып тору да эшкә куәт өстәмәгәндер. Югыйсә хуҗалыкта үз эшен күңел биреп башкаручылар да булган. «Нәүрүз» агрофирмасының бүгенге җитәкчесе Игорь Васильевны да булдыклы кеше, диләр. Шулай булмаса, эшли башлавына ярты ел эчендә хезмәт хакы  бурычларын тулысынча түли алмаган булырлар иде.

Билгеле, бер сыердан өч-дүрт мең килограмм сөт алып, гектарыннан 12–18 центнер ашлык җитештереп кенә хуҗалыкта югары табыш алу кыен. «Нәүрүз»нең елдан-ел түбән тәгәрәве дә шуңа бәйле бугай. Тикмәгә генә дистәләгән мең гектар сөрү җире эшкәртелми ятмагандыр, билгеле.

Район башлыгы Азат Вәлиев – бу эштә яңа кеше. Озак еллар Татарстан Хисап палатасында хезмәт куйган.

– Районда булган барлык мөмкинлекләрне барлап чыктык. 2020 елда 8908 гектар җирне сөрү әйләнешенә кайтара алдык. Быел тагын 4990 гектар җиргә хуҗа табачакбыз.  «Нәүрүз» хуҗалыгы белән дә җитди сөйләшү булды. Яңарак кына 150 баш тана кайтартылды. Озакламый, маллар саны тагын 850гә артыр дип өметләнәбез, – диде район башлыгы.

 

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү