13 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шулай дип белдерде.

Ярминкәләргә шәһәр халкы, аеруча өлкән яшьтәгеләр бик теләп йөри. Шулай булмый ни: аларга арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, атланмай, йомырка, бал кебек сыйфатлы фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге тудырыла бит.
Ярминкәләр Казанның барлык районнарында; Яшел Үзән районының Яңа Тура һәм Осиново, Юдино бистәләрендә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәреләчәк. Министрлык җитәкчелеге, гадәттәгечә, шимбә көнне Казанның ярминкә мәйданчыкларында булачак.


Фикер өстәү