9 үрдәк бәбкәсен үстергән тавык үлгән: «Әни»ләрен алып чыгып киткәндә ишекне ачтырмый тордылар»

«Арча хәбәрләре» гәзитендә эшләүче Ильяс Фәттахов күңелсез хәбәр әйтте. Кыр үрдәге күкәйләре өстендә утырып, 9 бәбкә чыгарган, аларны тәрбияләп үстергән тавык үлеп киткән икән. Үлем-китем турында сүз ишеткәч, ышаныр-ышанмастай: «Ничек?» – дип сорап куясың бит инде ул. Бу – ничек үлгәнен белү өчен сорау түгел, ә кызгану галәмәте. Хәтта, бик үк яхшы белмәгән кешенең вафат булуын ишетсәң дә жәлләтә, урыны оҗмахта булсын, дип теләкләр телисең.

Әлбәттә, тавык турында «урыны оҗмахта булсын!» дип әйтеп булмый инде. Әмма, Курса Почмак тавыгы Арча районында «Герой ана»га әйләнгән иде бугай. Мин аның турында ике тапкыр яздым. «ВТ» укучылары арасында: «Елый-елый укыдык», – диючеләр дә булды. Шул тавыкны күз алдына китерәм дә, үземнең дә күңелләр тулып китә. Ояда утырып бәбкә чыгару гына – бер нәрсә, мәрхүмә әбием Мәүлиха әйтмешли, баланы эт тә таба, аны бит тәрбияләп үстерергә дә кирәк әле. Арча тавыгы исә, «гүзәл затлар» арасында иң «кешелекле»ләрнең берсе булгандыр.
Рәсми статистикага ышансаң, бүген илдә ятим балалар саны – 654 мең, шуларның 84 процентының әти-әнисе бар икән, димәк, алар – ташландык балалар булып чыга.
Курса Почмак тавыгы исә гел балалары белән булды. Аның тугыз бәбкәсен үз артыннан ияртеп, күлгә су коенырга алып төшүен, үз балалары өчен борчылып, яр буенда арлы-бирле йөрүен шаккатып сөйлиләр иде. Бу хакта яздым инде. Хәтта үрдәк бәбкәләренең тавык белән бер куначада утыруларын да яздым. Тавык чебиләре янына кертеп тә караганнар үзен, ләкин аларны ятсынган, үрдәк бәбкәләре янына чыгарга талпынып торган.

Тавык чыгарган кыр үрдәкләре турында: «Үрдәкләрне озатып калып булмас, ахырысы, китәргә бер дә җыенмыйлар кебек»

Тавык кинәт үлеп киткән. Дөрес, Ильяс Фәттахов әйтүенчә, бер-ике көн кәефсезләнеп йөргән, әмма кешеләргә аны-моны сиздермәгән, хәленең начарлануын әйтергә теле юк бит инде. Шуңа күрә, күпләр аның үлемен «үкенечле үлем» дип бәяләгән дә. Үрдәк бәбкәләре исә баштарак бөтенләй югалып калган, ди. «Әни»ләрен алып чыгып киткәндә, ишек төбенә өелешеп, ишек ачтырмый торганнар, дип сөйләүчеләр дә булган. Ятим бәбкәләр әнисез тормышка ияләшә башлаган инде үзе. Ильяс: «Аларны барыбер кеше итәрбез», – дип сөйләнә. Бу хәлләр «Ак Барс-Агро» хуҗалыгы җирендә булды. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов әйтүенчә, яз көне кыр үрдәкләре төшә торган күл боздан арчылгач, бәбкәләрне шунда җибәрәчәкләр. Тугыз бәбкәнең өчесе – ана, кардәшләре шикелле бала чыгармаслармы дип өметләнәләр. Бәлки шулар белән бергә җылы якларга да очып китәрләр. Әгәр китмиләр икән, кыш чыгар өчен җылы өйләре бар. Быел көннәр суыткач, аларга ат абзарыннан җылы бүлмә дә биргәннәр әле.

Ильяс Фәттахов, иҗат кешесе буларак, әллә нинди хыялларга бирелеп китә. «Шәйдулла Имамович белән сөйләшеп карыйм әле, күл буенда тавыкка һәйкәл куеп булмасмы?» – ди. Ә мин аны үсендерәм: «Күл буена килүче күп булмас, һәйкәлне авыл уртасына куяргадыр, бәлки? – дим. Болай, шаяртыбрак әйткән идем үзе, ә Ильяс чынга алды: «Ә нигә куймаска? Тәрбияви яктан бик әһәмиятле булыр иде. Һәйкәлне күргән һәр кешегә олы җанлы тавык турында сөйләр идек», – ди. Үзем дә сизмәстән, аның сүзләрен куәтли башладым. Бер уйлаганда, таш һәйкәл салмыйча, тавык сурәтен фанера-мазардан да ясап куярга була бит. Ә янына «Тугыз кыр үрдәге бәбкәсенә ана булган тавык истәлегенә» дигәнрәк сүзләр язып куярга була.
Шушы көннәрдә бер районның авылы зиратында яңа туган бала мәете табылу турында хәбәр чыккан иде. Курса Почмак тавыгын газиз баласын зиратта ташлап киткән, «ана» исемен йөрткән бәндә белән чагыштырып карыйм. Алар – икесе ике төрле җан ияләре. Берсе чит бәбкәләрне тәрбияләп үстерүче, икенчесе – җан кыючы, үз баласын үтерүче. Җир йөзендә аналарга һәйкәлләр күп, шулай ук этләргә, казларга һәм башка хайваннарга, кош-кортларга һәйкәлләр куелуын ишеткән бар. Шуңа күрә, халык күп йөргән җирдә Арча тавыгына да һәйкәл куйсалар, кеше өчен бер гыйбрәт булмасмы, дип кенә әйттем.

Риман Гыйлемханов

Кыр үрдәкләрен үзенеке иткән тавык язмышы турында


Фикер өстәү