Курыкканга – куш: 5G элемтә буенча халыкның куркуы урынлымы?

Соңгы айларда республикада элемтә каланчалары урнаштыручылар белән халык арасындагы каршылыклар куера. Әле тегендә, әле монда каланча куярга дип килгән эшчеләргә каршы чыгучылар турындагы хәбәрләр ишетелә. Халыкның куркуы урынлымы? 5 нче буын (5G) элемтә нәрсә дигәнне аңлата? Аның өстенлеге нидә? Татарстанда андый каланчалар гомумән бармы? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзләде.

«Интернеттан укыдык!»
Бу көннәрдә Мамадыш районының Совхоз Пятилетка авылы вакытлы матбугат чараларының игътибар үзәгенә эләкте. Моңа әлеге дә баягы 5G сәбәпче. Ул көнне каланча урнаштырырга килгән эшчеләрне күргән халык, дәррәү кубып, урамга чыккан. Сүз белән җиңә алмагач, бер ханым хәтта трактор казыган нигез чокырына ук төшеп ятарга мәҗбүр булган. Эшчеләр, аптырап, хезмәтләреннән бүленгәннәр.
Отар авыл җирлеге башлыгы Илдар Фазыйлов аңлатуынча, халык бүгенгә кадәр каланча куярга аяк терәп каршылык күрсәтә.
– Куючыларның барлык документлары кулларында югыйсә. Таләпләр дә үтәлгән, – ди ул. – Каланча авылга керү юлында булырга тиеш. Ул иң якын йортка 53 метр ераклыкта урнашкан. Халык аны 5 нче буын каланча дип уйлый. Чынлыкта ул гадәти – 4 нче буын гына. Оператордан белгечләр килеп, сөйләшеп, аңлатып та карадылар, тик халык ышанмый, үз сүзләрендә тора. Эшләргә дә ирек бирмиләр. Моны: «Без барысын да интернеттан укыдык. Ул сәламәтлеккә зыянлы», – дип аңлаталар. Югыйсә карантин вакытында балалары читтән торып укый алмыйча азапланды. Кәрәзле телефоннардан бөтенләй файдаланмыйк инде алайса?!
Авыл советында әйтүләренчә, әлегә каршылык бер якка да хәл ителмәгән.
Шуңа охшаш хәл узган елның көзендә Тукай районының Иске Абдул авылында да булган иде. Анда халык авыл уртасына 5G элемтә каланчасы куярга дип килгән эшчеләргә каршы чыкты, тавыш күтәрде. Бу вакыйгадан соң район администрациясе вәкилләре бишенче түгел, ә дүртенче буын каланча куярга җыенуларын хәбәр итте. Халыкның кәефе кырылуын күргәннән соң аны авыл читенә күчерергә карар кылуларын да әйткәннәр иделәр. Әлеге авылга да шалтыратып, хәлләрен белешеп алдык.
– Нинди каланча икәнен белмибез инде без. Ә авыл уртасыннан читкәрәк күчерүләре хак, – дип, сүзне кыска тоттылар авыл советында.

5G бездә юк
Кыскасы, ике очракта да, операторлар һәм район администрацияләре ышандыруларынча, авылларга 5G түгел, ә 4 нче буын элемтә каланчалары куелган. Бу мәсьәләгә карата халыкның активлашуын Роспотребнадзор идарәсе белгечләре дә инкарь итми. Аларга да мөрәҗәгатьләр ешрак килә башлаган икән.
Ә менә Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының безгә юллаган рәсми хатында акка кара белән: «Бүгенгә Татарстанда бер генә 5 нче буын каланчасы да юк. Республикада урнаштырылган барлык станцияләр 2G, 3G һәм 4G технологияләре буенча эшли», – дип язылган. Курыкканга куш күренгән булып чыккан түгелме соң бу?
– Шунысын да искәртик, Татарстанда без 5 нче буын җиһазын тест режимында 2018 елда эшләтеп карадык. Мәсәлән, Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырган вакытта Казансу яр буенда пилотсыз «КамАЗ»ны йөртеп карауда 5G сыналды. Моннан тыш, күптән түгел Казан метрополитен системасында 5 нче буын элемтәне сынау буенча пилот шәһәрләр исемлегенә керде. Якынча фаразлаулар буенча, сынау 3,4–3,8 ГГц ешлыгында узачак. Әлеге вакытта радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясе бу мәсьәлә буенча эш алып бара, – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Шулай булуга карамастан, моңа кадәр Элемтә министрлыгы яңа буын элемтә станцияләрен республиканың 8 зонасында (шул исәптән, Казан, Чаллы, Әлмәт, Арча) урнаштыру планы барлыгын әйткән иде. Бу мәсьәләдәге яңалыклар белән дә кызыксындык. Соравыбызга: «5G база станциясе өчен ешлык спектрын билгеләү буенча карар булмау сәбәпле, әлегә җиһаз урнаштыру буенча планнар юк. 3G һәм 4G элемтә станцияләренә килгәндә, каланчаларның электромагнит нурланышының куелган нормасы 10 мкВТ/кв.см ны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: микродулкынлы мич 20–30 мкВт/кв.см тирәсе нурланыш, ә чәч киптергеч 23 мкВт/кв.см бүлеп чыгарырга сәләтле», – дигән җавап алдык.

«Тәэсире тиешенчә өйрәнелмәгән»
Шулай да 5 нче буын элемтәнең өстенлеге нидә соң? Белгечләр аңлатуынча, яңа технологияләр мәгълүматны тиз арада тапшыру һәм энергияне азрак куллану мөмкинлеген бирә. Гади генә итеп аңлатканда, бик күп кеше мобиль һәм интернет челтәрендә сыйфатлы һәм тоткарлыксыз эшли алачак. Моннан тыш, ул республикага тагын бик күп мөмкинлекләргә юл ачачак.
Узган ел ахырында элемтә министры Айрат Хәйруллин «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә дә 5 нче буын элемтәгә кагылышлы фикерләрен әйткән иде.
– Ул безгә бик күп мөмкинлекләр бирәчәк һәм аның сәламәтлеккә зыяны юк. Шулай булгач, татарстанлыларга куркырга кирәкми. Россиядә нурланыш нормалары бик катгый тикшерелә. Әгәр Скандинавия илләре белән чагыштырсак, әлеге нормалар АКШ белән чагыштырганда 10 тапкыр катырак һәм югарырак, – дигән иде министр.
Шулай да без яңа буын элемтәнең кеше саулыгына тәэсире турында белгечләрдән дә сорадык. Физика-математика фәннәре докторы, Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Владимир Иваньшин фикеренчә, 5G стандартының кеше организмына тәэсире тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән.
– Аның сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә зыянлы булуын сезгә әлегә беркем дә төгәл әйтеп бирә алмаячак, чөнки тикшерүләр җитәрлек күләмдә уздырылмаган, – ди галим. – Аның 4 нче буынга караганда куркынычрак та булуы ихтимал, чөнки каланчалар бер-берсенә якынрак урнашкан. Ләкин әлегә ул исбатланмаган. Аннан соң аның зыяны бик күп нечкәлекләргә бәйле. 5G стандарты төрле ешлыктагы диапазоннарны кулланыр өчен кирәк. Бу гадәттә 600МГц лы түбән диапазон. Россиядә радио ешлыклары буенча дәүләт комиссиясе 5G өчен 27,1–27,5 ГГц ешлыктагы диапазонны киңәш итә. Сәламәтлеккә салынырга мөмкин булган зарары ягыннан караганда, 5 нче буынның кыска дулкыннары 3G/4G кебек ерак арага тарала алмый, шунлыктан операторлар каланчаларны күбрәк һәм торак йортларга якынрак куярга мәҗбүр була. Операторлар, әлбәттә, бернинди дә зарары юк, диячәк. Ләкин тикшерү озак вакытны ала. Мин моны 70 нче елларда тәмәке тартуны өйрәнү белән чагыштырам. Ул вакытта да «зыянлы булырга мөмкин, ләкин өйрәнелмәгән» дип әйтәләр иде. Моны исбатлар өчен шактый вакыт таләп ителде.
Профессор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 5 нче буынның хәтта югары диапазондагы нурланышы да кешенең ДНКсын таркатырга һәм тәнчекләргә тәэсир итәргә сәләтле түгел.
– 30 ПГц (петагерц)тан югары ешлыктагы дулкыннар – ультрашәмәхә, рентген яки гамма-нурлар кеше организмына күпкә зуррак зыян сала. Шуңа күрә, мәсәлән, кояшта кызыну да тән рагы китереп чыгарырга мөмкин, – дип аңлатты Владимир Иваньшин.
Роспотребнадзор идарәсенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, һәр кәрәзле элемтә каланчасын куяр алдыннан СанПиН таләпләренә туры китереп, документлар рәсмиләштерелә, рөхсәт алына. Ягъни куркыныч булган каланчаны урнаштырырга ризалык бирелми.
Каланчаны йорттан ничә метр ераклыкта урнаштырырга ярый дигән төгәл генә мәгълүмат юк, электромагнит дулкыннарны тотып карап булмый, ул һәр каланча өчен аерым билгеләнелә. Шуңа да берәр шикле әйбер сизсәгез, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә була. Һәр каланчаның кеше сәламәтлегенә зыянын аерым тикшерергә кирәк. Белгечләр фикеренчә, каланча бүлеп чыгарган электр магнитлы дулкыннар белән чагыштырганда, бүлмә аша үткән электр үткәргечләр, кәрәзле телефоннан килгән зыян күпкә зуррак.

Узган ел ахырында «ПромРейтинг» тикшерү агентлыгы республика халкы арасында 5 нче буын элемтәгә кагылышлы сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча, татарстанлыларның күпчелеге 5G турында белә булып чыккан. Катнашучыларның 12,4 проценты бу турыда гомумән ишеткәннәре юк икән. Респондентларның күпчелеге (76,4 проценты) 5 нче буын элемтә кертүгә уңай караган. Шулай ук сораштырудан соң халыкта яңа технологияләргә бәйле курку хисенең социаль челтәрләр, видеороликлар һәм вакытлы матбугат чараларын укыгач барлыкка килүе дә мәгълүм булган.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү