Икмәк пешерүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Он җитештерүчеләргә – бодай сатып алу өчен, икмәк пешерү предприятиеләренә ипи һәм ипи эшләнмәләрен сатуга тотылган чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Матбугат очрашуында бу турыда  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Җитәкче аңлатуынча, әлеге ярдәм чаралары тармак оешмаларының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү, онга һәм икмәккә бәяләрнең тотрыклылыгын саклау өчен кирәк. Моның өчен бюджеттан 131 млн сум акча күчерелгән. Аның  66,6 млн сумы – он тартучыларга, 64,6 миллионы икмәк пешерү предприятиеләренә каралган. Шунысын да әйтергә кирәк, быел субсидия күләме, узган елгы белән чагыштырганда, кимрәк. Тик 2020 елда ярдәм бары тик республика казнасыннан гына түләнгән. Россия мондый төр ярдәмне быел беренче тапкыр тәкъдим итә.

– Шуңа күрә без әлегә бу субсидияне беренче квартал өчен дип кенә карыйбыз. Әгәр җитештерүче предприятиеләрнең хәле авырлашып китсә, бәяләрне күтәрмәс өчен, бу мәсьәлә икенче кварталда каралачак, – диде Наил Залаков.

Әлеге субсидияне алырга теләгән оешмалардан кергән гаризаларны сайлап алу 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.

– Төп шарт – үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаулары. Сайлап алу төгәлләнгәч, субсидия бирү турында килешү төзелә, – диде Наил Залаков.

Узган ел мондый ярдәмне Татарстанда социаль икмәк пешерә торган 54 предприятие алган. Быел әлегә 2 он тарту белән шөгыльләнүче, 8 икмәк пешерү предприятиесе гариза биргән. Ярдәмгә барлык төр оешмалар да өметләнә ала.

Субсидияләргә кагылышлы тагын бер яңалык: быел ярдәм социаль икмәккә генә түгел, ә төрле бөртекләр кушылган барлык төр ипиләргә дә кагыла.

– Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты социаль икмәкне генә субсидияли иде. Быел барлык төр икмәкләргә субсидия биреләчәк, ләкин яраклылык вакыты биш көннән артмаска тиеш, – дип төгәлләштерде җитәкче.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү