Әче камырдан күпереп торган коймак пешерүнең 5 СЕРЕ

* Суга басылган камырдан коймак бигрәк тә күпереп, тәмле булып пешә. Мондый коймакны пешерүе дә җиңелрәк.
* Коймак матуррак – кызарыбрак, челтәрләнебрәк пешсен өчен онны иләгәч, бераз “ял иттерергә” һәм шуннан соң гына камыр изәргә кирәк.
* Суга тоз салып болгаткач кына он өстәргә. Болай эшләгәндә, камыр төерчекләнмәячәк.
* Камыр табага ябышмасын өчен суның кайнар булуы кирәк.
* Коймак өчен чи чүпрә әйбәт. Шулай ук тоз һәм шикәр комының чамасын белү шарт. Тозы күбрәк булган камыр начар әчи, шуңа күрә коймаклар төссез килеп чыга. Ә инде шикәр комын күбрәк салган очракта коймак тиз искерә.


Фикер өстәү