60 яшькә җиткәч «Ак барс» җанатары булып киткән Гөлфизә Камалиева: «Чит шәһәрләрдәге уеннарга да чыгып китәм»

Татарстанның «Ак барс» командасы өчен җан атучыларның төрлелегенә исең китәрлек. Кайберәүләргә ана карынында яткан чакта ук хоккей җене кагылса, кайсылары спортның бу төре белән пенсиягә чыккач  кызыксына башлый. «Ак барс»ның иң тугры җанатарларын без дә барладык.

«Хоккейдан башка мин мин түгел»

Гөлфизә апа Камалиеваны меңләгән җанатар арасыннан табу кыен түгел. Ак яулыктан, шуның өстенә «Ак барс» дип чигелгән түбәтәй кигән, өстендә төрледән-төрле хоккей клубларының түштамгалары беркетелгән джерси (хоккейчыларның махсус өс киеме. – Ред.) булыр аның. 65 яшен тутырган ханымның җитезлегенә яшьләр кызыгырлык. Әле менә Татарстан клубы Түбән Новгородта уйнап кайтты. Гөлфизә апа да яраткан командасы кайда – шунда. Без сөйләшкән көнне дә «Ирбис» («Ак барс»ның яшьләр хоккей командасы. – Ред.) өчен җан атарга аренага җыенып йөри иде ул.

– Cпортның бу төренә миндә кызыксыну 60 яшьтә генә уянырга тиеш булган, күрәмсең. 2016 елдан бирле хоккей белән җенләнәм. Апам һәм аның кызы – хоккей җанатарлары, бер тапкыр авырып китеп, уенга бармый калды ул. Кызын үзе генә җибәрәсе килмәде инде. Мин ияреп бардым. Шуннан соң бер генә матчны да калдырганым юк, күз тидерергә дә куркам, – ди Гөлфизә апа. 2017 елдан башлап команданың чит шәһәрләрдәге уеннарына да чыгып китә җанатар апа.

– Коронавирус чорында уеннарга йөреп булмагач, телевизордан карадым. Телевизорны шуның өчен генә кабызам инде, – ди Гөлфизә апа. – Хоккейчыларның барысын да яратам! Алар барысы да шундый әйбәт бит! Джастин Азеведоны аеруча якын итә идем. Үзе шундый кечкенә, әмма нинди тиз, елгыр бит ул! Кызганыч, китте. Әмма, минемчә, ул кире кайтачак. «Ак барс» – искиткеч клуб. Ул  бер йодрык кебек. Авырырга икән, «Ак барс» дигән «чир» белән авырыйк.

Барлык уенчылар да, тренерлар да белә тугры җанатар апаны. «Ак барс»ның фан-клубындагы яшьләр дә үз итә аны. «Тетя Галя» дип йөртәләр икән.

– Зиннәтулла Хәйдәрович киткәч, ямансу булды. Мин әле Якупов (клубның генераль менеджеры. – Ред.) белән Мәгәновка (клуб президенты. – Ред.): «Җибәрмәгез инде аны», – дип ялварып йөрдем (көлә). Алар исә: «Бәйләп куеп булмый бит, паспортын алсагыз гына», – дип шаяртты. Берсендә, Мәскәүдәге уен вакытында Билалетдинов безне күреп алды, фотосурәткә төшәргә сорадым. «Ничек инде синең белән фотога төшмәскә!» – ди бу. Ә берсендә Василий Токранов (хәзер СКАда уйный. – Ред.) белән фотога төштем. Аның бронза медале минем муенга төшеп китмәсенме шул чак. «Вася, бу юлы бронза оттыгыз, киләсе елга алтыны булыр», – дидем моңа. Киләсе сезонда исә Гагарин Кубогын оттык! – дип истәлекләрен барлады Гөлфизә апа.

Стас түгел, «кочмостас»

— Йөклелек чорында хоккей матчларына йөрдек, аңа спортка мәхәббәт шул чакта ук сеңгән, күрәмсең, – ди Альбина Вафина 6 яшьлек кызы Арабелла турында. Сабый инде 2 яшеннән үк спортның бу төрен сайлаячагы турында әйткән, 3 яшендә инде уйный да башлаган. «Ак барс»ның иң яшь тугры җанатары ул.

— Кызыбыз тугач та, уеннарга йөрдек, матчларны карарга дип башка шәһәрләргә дә китә идек. Арабелла яраткан хоккейчылары белән матч уздырырга тели иде. Хәзер исә берәрсе белән тимераякта бию башкарырга хыяллана, – ди Альбина ханым.

Кызчыкның яраткан уенчысы Данис Зарипов икән. «Аның туган көне дә 25  (Данис Зарипов 25 саны астында уйный. – Ред.) февраль бит. «Любэ» төркеменең «Заря» җыры яңгыраганда туды ул! Бала тапкан вакытта палатада шул җыр  яңгырап торды», – дип искә ала Арабелланың әнисе.

Арабелла элек «Ак барс»та чыгыш ясаган капкачы Влад Подъяпольский белән дә дус икән. Язышып торалар. «Кызыбыз Стас Галиевны да бик ярата инде. Ул аны «кочмостас» дип йөртә. Джастин Азеведо, Владимир Ткачевны үз итә иде. Фан-секторга килеп, тавышы беткәнче «Ак барс» дип кычкырып утыра», – дип сөйләде Альбина ханым.

«Күршеләрне дә уяттык»

Казаннан Илмир Шаһиәхмәтов исә яраткан хоккейчысын аерып әйтә алмады. Җан атасың икән, бөтен команда өчен борчыласың, куанасың бит ул! Шулай дөресрәк тә. «Ак барс»ның «О.С.К.А.Л» дигән фан-төркемендә барабанчы вазыйфасын башкара Илмир.

  • Кечкенә вакытта әти белән телевизордан матчлар карый идек. Хәтерлим: Гагарин Кубогының финалында Морозов җиңү китергән бердәнбер алканы керткәч шул кадәр сөендек, хәтта барлык күршеләребезне уятып бетердек! Аннан соңгы сезоннарны бик үк исем китеп карамадым мин, – дип сөйләде Илмир. 2016 елда очраклы рәвештә генә хоккей матчын аренага барып карый. Шуннан соң инде Казанда уза торган һәр уенга йөри башлый. «Ике айдан соң җанатарлар клубына кушылдым», – ди Илмир. 2018–2019 елгы сезонда исә үзен барабанчы вазыйфасында сынап карый. Бармый калган уеннары бармак белән генә санарлык.

-Узган ике сезонда уеннар безнең өчен беренче раундта ук төгәлләнә иде. Йә җиңелдек, йә коронавирус килеп чыкты… Быел плэй-офф тулы куәтенә бара, шуңа сөенәм. Без яраткан командабыз өчен үзебездә дә, чит шәһәрләргә чыгып та җан ата алабыз. Җиңүгә дә өмет юк түгел. Иң мөһиме, яраткан «Ак барс» командасына ышанычыбыз бар! Беренче раундны ярыйсы гына тәмамладык. Тренерлар штабы үз эшен эшләр, хаталарны төзәтер, – дип өметләнә Илмир.

 


60 яшькә җиткәч «Ак барс» җанатары булып киткән Гөлфизә Камалиева: «Чит шәһәрләрдәге уеннарга да чыгып китәм»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү