«Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә штрихлар: «Әлмәндәр бабай ни әйтер?»

Туфан Миңнуллинны аңлыйсың килсә, авылына бар. Бу сүзне ишеткән булса да, асылына төшенеп җитмәгән булганбыз икән. Ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы геройлары белән танышу өчен драматургның авылына – Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗага юл тоттык.

«Ни өчен «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен сайладыгыз?» дигән сорау, бу очракта, мөгаен, урынсызрактыр. Туфан абый үзе язганча, ул – үлемсезлек символы булган Әлмәндәр бабай һәм әлеге җор телле авыл агае аша татар милләтенең үлемсезлеге турында.

Әлмәндәрнең прототибы кем булган һәм аның белән Туфан Миңнуллин кайчан, нинди шартларда танышкан соң? Драматургның кызы Әлфия Миңнуллина, бу сорауга җавапны авылдашлары бирер, диде. Шулай итеп, без Олы Мәрәтхуҗа авылында…

Юлдашың яхшы булсын

Юлдашыңның кем икәне юлда беленер, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Без дә юлдашыбыз Әлфия Миңнуллинаның яңа якларын ачтык. Ул нәкъ Туфан абый төсле җор телле, вакыт-вакыт аның аша безнең белән драматург үзе сөйләшә кебек тә тоелды:

– Әти нәрсә турындадыр яза икән, димәк ул аны бөтен яклап өйрәнергә тиеш. Мәсәлән, «Дивана»дагы образ. Дивана андый булмый, диючеләр булды. Ләкин аны ул үзе генә уйлап чыгармады, консультацияләр алды, шул хакта әдәбият укыды. Менә биредә, Кама Тамагындагы иҗат йортында, әти китапханәсенең бер өлеше саклана. Күрәсезме, нинди генә китаплар юк монда. Гинекология, психология – бар да бар. Фәнни әдәбиятны да өйрәнде, практикасын да узды. Әйтик, «Әниләр һәм бәбиләр»не язганда Клячкин хастаханәсенә йөрде. Элек анда ГИДУВның акушерлык-гинекология кафедрасы бар иде. Әти табиблар белән сөйләште, ак халатлар киеп, обходларда катнашты, кыскасы, хастаханәгә эшкә йөргән шикелле өч ай буе йөрде.

Әтигә «…Әлмәндәр» мәсьәләсе буенча гел бәйләнделәр. Ул исә: «Мин бер генә әсәремдә дә Ходай Тәгаләгә сүз тидермим», – дип әйтә иде. Пьесаның текстын игътибар белән укыган кешеләр моның хаклыгына төшенер. Әти үзен Ходай Тәгаләдән югары дип санамый, аны телгә алмый. Газраил, әҗәлне кем ничек күз алдына китерә бит… Ә ни өчен кеше кыяфәтендә сәхнәгә чыгарган дигәндә, әти моңа да үз куллары белән җавап язып калдырган. Кешеләр әҗәлдән өрекмәсеннәр, яшәгәндә яратып яшәсеннәр, дигән.

 Туфан Миңнуллин:

«Үлем куркыныч нәрсә. Ул үзе шаярганны яратмый. Әмма аңардан бик үк өркеп китмәүчеләрнең дә барлыгы язылачак пьесаның юнәлешен, жанрын билгеләде. Ул, әлбәттә, комедия булырга тиеш иде. Әҗәлнең үзен дә кеше кыяфәтенә кертеп, сәхнәгә чыгарырга кирәк санадым. Күрсеннәр кешеләр, әллә ни явыз түгеллегенә ышансыннар. Үлем турында түгел, Яшәү турында уйлансыннар. Югыйсә, кайвакыт яшь кенә берәүне тыңлап торасың да, аның туктаусыз зарлануыннан, шыңшуыннан яшисе килми башлый. Ачу кабара, бетсәң бет инде, дип, Әҗәлне чакырып китерәсе, «Әҗәл агайэне, алып кит әле шушы елак бәндәне, яшәүнең ямен бозып йөрмәсен», дип әйтәсе килә».

«Әлмәндәр бабайның прототибы кем?»

Мин үзем – сентименталь кеше. Фильм яисә спектакль карасам да мышкылдап чыгам. Әтинең шушы елавымны җене сөйми иде. Тагын еларга тотындыңмы, ди иде. Ул бит миннән тормый, үзеннән-үзе шулай. Әти, нәрсәдер әйтә башласам да, еламыйча гына сөйлә, дип кисәтә иде. Әти дә, әни дә көчле рухлылар. Алар янында мин… Кечкенә генә авылдан Мәскәүгә кадәр барып укырга кер инде! Бу миңа Марска барып төпләнеп яшәргә тырышкан кебек тоела…

Әбинең нәселе – Мәрәтхуҗа авылындагы төп нәселләрнең берсе. Тарихчы Дамир Гарифуллин тикшергәнчә, шушы авылга нигез салучыларның берсе була ерак бабаларыбыз. Алар бөтенесе – оптимист кешеләр. Әйтик, Яшь бабай – әнисенең абыйсы – Гатаулла бабай ул, шаян, җор телле иде. Әлмәндәр образы прототипларының берсе шушы инде. Гатаулла бабай беркайчан да яшь кешенең болай гына үлеп китүенә ышанмый, хәтта үлеп киткәненә кешене үзен гаепле итеп калдыра иде. Үләсе түгел иде бер дә, кызыл борычны күбрәк ашап, үңәчен яндырганга китте, дип әйткәне истә. Ул бабайны мин дә хәтерлим, бер дә тик тормый иде. Безнең әти дә кул кушырып тик ятканны яратмады.

Олы Мәрәтхуҗа

Бу авылда яшәүчеләр саны йөзгә дә тулмый. Җыйнак кына, матур гына авыл. Кешеләре дә чибәр. Күңел чибәрлеген әйтүем. Каршы алырга чыккан, гомер буе фермада сыер савучы булып эшләгән 81 яшьлек Венера апаның (Сәлимуллина – Ред.) Туфанны хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт, дип каршы алуы – күңел чибәрлегенә дәлил түгелмени?! Биредә яше-карты Туфан абыйның әсәрләрен белә, авыл борынча алып китеп, һәр йорт каршында, ә бу йортта фәлән образның прототибы яшәде, дип сөйләү берни тормый аларга.

Мәсәлән, «Таттелеком»ның Кама Тамагы районы элемтә үзәге җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин Туфан абыйның һәр кайтуының авыл кешеләренә бәйрәмгә әверелгәнен сөйләде:

– Мин Арчаны – Тукайдан, Актанышны – Шәймиевтән, Кама Тамагын Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына китерә алмыйм. Чөнки Тукай татар халкын туган телле иткән. Минтимер Шәймиев эшләгән эшләр барыбызның да күз алдында. Ә Туфан Миңнуллин  үзенең  «Әлдермештән Әлмәндәр»е белән бөтен дөньяга танылды.

Туфан абыйның төп нигезе – 1967 елда аның ярдәме белән абыйсы Кәбир, энесе Ринат тарафыннан салынган йорт. (Әлфия апа сөйләвенчә, төп нигезне торгызу өчен Туфан абый үзенең беренче гонорарын тота. – Ред.) Монда аның әти-әнисе яшәде, Туфан абый кунакка кайта, авыл халкы белән очрашулар оештыра иде. Авылга Туфан абыйның кайтуы зур бәйрәмгә әйләнә. Киңәш сорарга, Туфанны күрергә киләләр иде. Җор телле кеше булганга, аның белән сөйләшеп утырулары да күңелле булгандыр. Бу йорт 2012 елда янды. Өч елдан «Таттелеком» компаниясенең ул вакыттагы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән кабат күтәрә башладылар. Бу утарда өч йорт. Аның берсе – төп йорт, икенчесе 60 яшьлегенә салынган. Өченчесе – 1991 елларда Биектау районыннан үзе күчереп салынган йорт.

Венера Сәлимуллина исә Әлмәндәр прототипларының берсе – Гыйльмулла бабай турында сөйләде:

– Мин аңа, Туфан, бу Әлмәндәр каян уеңа килде, дигән сорау бирдем. Ул болай диде: «Чишмәгә суга барган идем, шул вакыт Гыйльми абый килеп туктады. «Кая юл тоттың?» – дип сорагач,  «Хәлиулла авырый икән, аның хәлен белергә барам әле», – дип әйтте. Шуннан Туфан, ә бит Гыйльми карт Хәлиулладан шактый олы дип, яшәү һәм үлемгә караш турында уйлана башлаган. Әлмәндәр картның сугыштан имгәнеп кайткан улы бар. Тормышта да шулай: Гыйльми картның улы сугыштан гарипләнеп кайткан. Минем туганнан туган апам – аның килене. Гыйльми бабай аңа: «Килен, мин үлгәч, ашларымны әйбәт уздыр, кара аны, матча башыннан карап торырмын», – дип, әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә торган да булган.

Туфан Миңнуллин:

«Бервакыт Гыйльми бабай әкрен генә Инеш тавыннан менеп бара иде. Исәнләштем.

Кая юл тоттың, Гыйльми бабай? дим.

Хәлиуллаларга менеп барам әле, ди бу. Тауга каршы менүе авыррак, олан, Газраил чалбар балагына асылынган, ди. Аның каравы, өйгә кайтканда таудан түбән төшәсе, анда инде элдертәм генә, Газраил елап артта калачак, ди».

Авылдашы Исфат Вәлиев тә Гыйльми бабайны, Антон авылыннан Евстегней картны да хәтерли:

– Гыйльми бабайның бакчада балалар өчен балаган ясаганын хәтерлим. Агач эшенә кулы ята, үзе мәзәкчән кеше иде. Рәхәт итеп яшәде. Ә Ястәгнәй бабай (тормышта фамилиясе – Евстегнеев) – Антон авылы умартачысы. Ул Гатаулла бабай янына килеп йөри иде. Гатаулла да – Әлмәндәр карт прототипларының берсе. Гатаулла карт белән Ястәгнәй бабай кыш көне колхоз болынында каравылда тора, колхоз печәнен саклыйлар иде. Ике колхоз болыннары янәшә бит. Төн озын, сөйләшеп чыкканнар, күрәсең.

Драматургның туганы Иркәм Ганиева исә Туфан абыйның авылга эшләгән яхшылыкларын санап китте:

– Туфан – авылга кадерле кеше ул. Өйләребезгә газ, су кертүдә, юллы булуда аның ярдәме зур булды. Авылны тарихка кертеп калдыруы турында әйткән дә юк.

Туфан абый эзләреннән йөргәндә Кама Тамагы районының Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәсимә Идиятова, клуб мөдире Айрат Кадыйров та юлдашыбыз булды. Бу кешеләрнең барысында да Туфан абый җорлыгы, оптимистлыгы шәйләнә. Рәхәт авыл, рәхәт кешеләр. Шундый мохиттә генә гасырга бер була торган шәхесләр формалашадыр ул.

Туфан Миңнуллин турында кызыклы фактлар

– Кама Тамагында иҗат йорты төзелеп беткәнче, драматург, язып, 43 берәмлек ручка бетергән.

– Үз гомерендә 9 йорт җиткезгән. Хатыны Нәҗибә Ихсанова: «Тагын җәйләр җитә, Туфан бу юлы нәрсә салыр икән инде», – дип әйтә торган булган.

– Барлыгы 50дән артык пьеса язган.

– Әлмәндәр образына Гыйльмулла, Гатаулла, Минһаҗ, Мәхмүт бабай холыклары салынган.

Әлмәндәр – Туфан абый үзе дә ул. Әллә соң тормыштан зарланасы килгәндә, үз-үзебезгә «Әлмәндәр карт ни әйтер?» дигән сорауны бирә башлыйкмы? Аякка сарылган зарлар үзләреннән үзләре төшеп калыр иде, дим.

 

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү