Татарстанда кайчан җылытачагын фаразладылар

Татарстанда узган төндә салкын антициклон йогынтысында урыны белән температура 24 градуска кадәр төшкән булган, әмма тиздән җылыну көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразында әйтелә.

Шимбә, 13 мартта, Татарстан Республикасында төнлә 15-20 градуска кадәр суытачак, кайбер районнарда 25 градуска кадәр салкын булачак, көндез һава температурасы 4-9 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 14 мартта, атмосфера фронты йогынтысында бераз кар явачак, буран булырга мөмкин. Төнлә минус 12-17 градус булачак, аязган вакытта кайбер урыннарда 22 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

Киләсе атна башында көньяк антициклон йогынтысында җылыну көтелә. Төнлә 5-10 градус, көньякта һәм көнчыгышта 13 градуска кадәр салкын булачак, көндез температура минус 4тән плюс 1 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми.


Фикер өстәү