Алексей Песошин Татарстанда телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышын үткәрде

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышын үткәрде.

Туган телне саклап калу, үстерү милли мәгарифнең торышына турыдан-туры бәйле. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырганда, комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде. Тәрбия эшләрен һәм укытуны туган телдә алып баруның иң яхшы үрнәкләрен кулланган балалар бакчалары һәм мәктәпләргә грантлар бирелгән. Мәгариф учреждениеләре уеннар, аудиомодуль ярдәмлекләр, интерактив такталар белән тәэмин ителә. Яшьләр аудиториясенең үзенчәлеген исәпкә алып, социаль челтәрләрдә татар контентын үстерү эше алып барыла, татар «Википедия»се тулыландырыла. Казанның берничә мәктәбендә әти-әниләр өчен татар теле курслары оештырылган. Моннан тыш, республиканың зур шәһәрләрендә КФУ базасында татар теле буенча бушлай курслар эшли башлаган, бүген анда 700дән артык кеше укый.
Марат Әхмәтов шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында Президент Рөстәм Миңнеханов белән балалар бакчалары, мәктәп һәм мәдәният оешмалары өчен 300 грант булдыру турында килешенгәнлеген искәртте. Комиссия рәисе Песошиннан әлеге боерыкны гамәлгә кую эшен тизләтүне үтенде.
Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров комиссия эшен югары бәяләде. Ул гамәлгә ашырылган проектларның җәмәгатьчелектә кызыксыну уятуын билгеләп үтте һәм тел өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча министрлыклар, ведомстволарны активрак катнашырга өндәде.
2020 елда Татарстанда дәүләт телләре турындагы закон үтәлеше буенча юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ике телне куллану юнәлешендә уңай үзгәрешләр бар. Әйтик, өйләнешү турында ике телдә таныклыклар бирү арткан. Татар телендә тамашалар да күбәйгән.
Юстиция министры узган елны дәүләт органнарына татарча мөрәҗәгатьләр санының 20 тапкыр артканлыгын искәртте. Мөрәҗәгать нинди телдә булса, җаваплар да шул телдә язылган. Татар телендә язылган норматив актларның өлеше 100 процентка җиткән диярлек. 1 мартка булган мәгълүматларны алсак, барлыгы 1062 норматив хокук акты бастырылган, әлегә 6 документ тәрҗемә ителмәгән. Җирле үзидарә органнары да документларны ике телдә әзерләргә тырыша. Ләкин элеккеге еллардагы актлар әле дә татарчага тәрҗемә ителмәгән. 2018 елдан 25 мең документ бары тик рус телендә генә әзерләнгән.
Юстиция министры, кайбер органнарның икетеллелек индикаторын үтәү өчен хәйлә юлына басуларын да билгеләде. «Кайбер очракта документның баш исеме татар телендә язылган, ә эчтәлеге русча калган», – диде ул.
Министр 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябрьгә кадәр элмә такталарда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм башка мәгълүмат чараларында татарча хаталы язуларны күрсәтү буенча конкурс башланганын да искәртеп узды. Бу конкурска эшләр килә башлаган да икән инде. «Халык контроле» хезмәтенә хаталарны күрсәткән 76 мөрәҗәгать кабул ителгән.


Фикер өстәү