Ике телле БДИ: ул булырмы?

«Бердәм дәүләт имтиханы кертелү милли мәктәпнең нигезен сүтә, милләтләрнең киләчәген шик астына куя. Шул сәбәпле БДИ сорауларының бер өлеше туган телдә булырга тиеш». Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясе (РАН) президенты Александр Сергеев рәислегендә үткән, «Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү һәм саклау проблемалары» дип аталган Президиум утырышында чыгыш ясаган милләттәшебез, РАНның Океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин шундый тәкъдим белән чыкты. Мөхтәрәм галимне, Фәннәр академиясен, аның киңәшләрен ишетерләрме?

…Узган елның көзе, кояшлы сентябрь. Туган авылымда балачак дустым Фәритнең өе каршындагы җыйнак балалар мәйданчыгындагы утыргычта ахирәтемнең район үзәгеннән кайтып җиткәнен көтәм. Урам буйлап авыр портфельләрен көчкә өстерәп, туктый-туктый, сөйләшә-сөйләшә өч бала: ике малай һәм бер кыз мәктәптән кайтып килә. Буйларына караганда, икенче йә өченче сыйныфлар. Өчәүләп кайткач, гәпләшми һич булмый инде ул, гаҗәпләнәсе түгел. Әмма… Башта үз колакларыма ышанмыйчарак тордым. Андый хәлне ишеткәнем булса да, үз күзләрем белән күргәнем юк иде әле. Укучылар үзара русча сөйләшә! Урынымнан ничек сикереп торганымны, ничек алар каршына җиткәнемне дә сизмәдем. «Балалар, ни өчен русча сөйләшәсез?» Дәшмиләр, бу нинди абый тагын, каян килеп чыкты, дигән кебек күзләрен елтыратып, миңа тик карап торалар. «Татарча белмисезме әллә?» «Беләбез», – диләр өчесе бертавыштан, телгә килеп. «Белгәч соң…» Туган тел хакында берничә минутлык үгет-нәсихәттән соң, киеренкелекне бетерер өчен, сораштыра башлыйм: «Кайсы фәннәрне яратасыз? Бүген нинди билгеләр алдыгыз?..» Өчесе дә матур гына итеп татарча җавап бирәләр. Тик менә үзара русча сөйләшүләре…

Кемдер бәлки сөенер дә иде, шушы яшьтән үк ике телне дә беләләр, дип. Тик җаныңда ихлас татарлык, милләт киләчәге өчен хафалану ятканда моңа сөенеп буламы соң? Юк! Бу күренештә мин авылымда татар мохите бетүнең беренче билгеләрен шәйләдем. Өч йөз еллык тарихлы татар авылының мондый хәлне тәгаен күргәне булмаган бит. Тагын ике, өч дистә елдан безне нәрсә көтә? Күпчелек фәннәрне русча укып, дәрестән буш вакытларда кулыннан смартфонын төшермәгән, компьютерда русча уеннар уйнап үскән буынның мәктәптән русча фикерләүче кеше булып чыгачагы көн кебек ачык ич.

Шәһәрдә үскән татар балаларының күпчелегеннән аермалы буларак алар, әлбәттә, татарчаны да беләчәк. Ләкин тиешле дәрәҗәдә түгел. Сөйләшә белү ул әле төзек итеп язу яисә татарча теләп һәм яратып китап уку дигән сүз түгел. Рус теле дә, мәдәнияте дә алар өчен өстенлекле булачак. Туган тел икенче планда калачак. Ә бит милләткә, зурдан алганда, күңелендә татарлык калып та телне ипилек-тозлык, ата-ана белән сөйләшерлек кимәлдә генә белгәннәр түгел, ә яшьтән үк Такташ шигырьләренә, Мәһдиев прозасына гашыйклар, милли моңнарыбызны тыңлап туя алмаганнар кирәк. Бары шундыйлар гына милләтне яшәтәчәк, гомерле итәчәк.

Гаджетлар, каһәр төшкән глобализация дигәндә – алары инде аның начар һава торышы кебек. Ул зәхмәтләргә каршы тору мөмкин дә түгел. Ләкин төп бәла дә аларда түгел. Төп бәла – үз мәгарифебезгә үзебез хуҗа булмауда, шул русча БДИда. Ихтыяҗ зурмы соң БДИның тоташ русча булуында? Әлбәттә, юк! Бит бүген вазгыять шундый: рус телен белмичә, өйрәнмичә калу мөмкин түгел. Ул һәр «яшник»тән, һәр үтүктән сиңа ябырылып тора, һәр ярыктан саркып чыга. Аны белми калыр өчен кеше аягы басмаган ерак тайгада, таулардагы мәгарәдә яшәргә кирәк. Ә татар теле мохиткә (мәктәптәге, гаиләдәге, урамдагы) һәм җитди өйрәнүгә мохтаҗ. Фән, предмет рәвешендә генә түгел. Татар баласы мәктәпне тәмамлап чыкканчы барлык фәннәрне дә үз телендә үзләштерергә тиеш. Бигрәк тә авылларда. Авылдагы татарлыкны бары шулай гына саклап калып була. Һич югы, хөрмәтле академик тәкъдим иткәнчә, шул ук физика белән химияне, математиканы ике телдә өйрәнсен авыл баласы. БДИны ике телдә бирсен. Аның кыенлыгын, техник һөнәр иясе буларак, мин күрмим. Математика ул – Африкада да математика. Сиксән, йөз сүздән торган терминологияне генә беләсе. Санасаң, бәлки әле кимрәктер дә. Төгәл фәннәрне үз иткән укучыга биредә гомумән көчәнәсе юк.

Бәс шулай икән, Роберт Нигъмәтуллин югары трибунадан әйткәнне безгә, башка милли төбәкләргә тиз генә эләктереп аласы, тиешле тәкъдимнәр белән Россия мәгариф министрлыгына, башка югары инстанцияләргә чыгасыдыр. Ике телле БДИ (академик сорауларның 40 процентын туган телдә, 60ын русча калдыру ягында) гамәлгә ашканда, сарыклар да исән, бүреләр дә тук, дигән сүз. Беренчедән, бу – кече телләрне саклауда җитди адым, БДИ яшәгәндә башка вариантлар юк. Ата-аналарны күпме генә үгетләсәк тә, алар үз баласын «кеше итмәктә». Беренче урында – БДИ һәм анда аның бердәнбере алачак балл. Милләт исәнлеге – аларның хәтсезе өчен бишенче кайгы. Икенчедән, ул адым Россия рәсми даирәләренең кече милләтләргә йөз белән борылу, ихлас кайгырту күрсәткече була алыр, үзара ышанычны арттырыр иде…

Гомумән алганда, абруйлы галимнәрнең, академикларның, җыелышып, тел мәсьәләләрен күтәрүе – бик тә уңай күренеш. Анда яңгыраган фикерләр арасында «Кирәкле һәм кирәксез телләр юк. Барлык телләр дә тигез» дигәне дә булган. Йөз ел элек үк исбатланган бу постулатның Мәскәү мөнбәрләреннән яңгыраганы әле юк иде кебек. Моннан тыш «Ике һәм күптеллелек норма булып формалашырга тиеш. Европада 3–4 тел белмәгән кешене очрату кыен», «Телләр исәнлеге – дәүләтнең милли куркынычсызлыгы гарантиясе» кебек аек һәм актуаль бәяләмәләр дә ишетелгән.Ләкин гаилә гарипсез булмый, дигәндәй, барыбыз да белгән этнолог Валерий Тишковның гына мичкәдәге балга бер кашык дегет саласы килгән. Башта ул Югары утырышны рус телен онытып, төп игътибарны азчылык милләтләр телләре проблемаларына юнәлтүдә гаепләсә, соңыннан Нигъмәтуллин тәкъдимен чараның резолюциясенә кертмәскә тырышкан. Имеш, «Кешенең туган телен сакларга, өйрәнергә хокукы булган кебек, аны онытырга, гел башка телгә күчәргә дә хакы бар». Янәсе, тел онытылган очракта да милләт яши. Тик Фәннәр академиясе президенты Сергеевның һәм океанолог милләттәшебезнең саллы дәлилләре генә аны игә китергән.

Наил Шәрифуллин


Ике телле БДИ: ул булырмы?” язмасына фикерләр

  1. Түрәләр үзләренә кулай фикерләрне генә ишетә шул. Телебезне генә түгел, җырлрыбызны да саклау проблемасы туып килә шикелле. Хәтта «Ай, былбылым», «Күбәләгем» шикелле җырларны да «модерн»лаштыра башладылар инде.

Фикер өстәү