Илне саклап булмады…

Быел онытылмас тарихи вакыйгаларның утыз еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкбез. 17 март көнне СССРны саклап калу турында Бөтенсоюз референдумы үткәрелгәнгә нәкъ утыз ел тула. Илдә бик көчле болганчыклык башланган, республикаларда үзәктән качу тенденцияләре бик нык көчәйгән ул чор әле дә хәтердә.

Ул чакта бит СССРның беренче һәм соңгы Президенты Горбачев кулыннан хакимлек акрын гына шуып чыгып бара һәм Мәскәүнең үзендә дә ике төрле хакимият барлыкка килгән иде. Әле менә шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән соңгы совет лидеры нишләргә дә белми: илдә хаос һәм таркаулык көчәя, социализмның төп казанышы булып саналган тотрыклы бәяләр инде юкка чыгып бара, товар дефициты миллионнарның үзәгенә үтә. Икътисади реформалар турында күп сүз сөйләнә, әмма аларның берсе дә тормышка ашырылмый, тормышка ашырылганнары вәгъдә ителгәннең нәкъ киресе булып килеп чыга. Бөтен ил буйлап шахтерлар забастовкада. Алар СССР Президентының отставкасын таләп итәләр, хезмәт хакларын 2–2,5 тапкыр күтәрүне сорыйлар, мөстәкыйльлек дәгъвалыйлар. Балтыйк буе республикалары инде, чынлыкта, союздан чыгып ук киттеләр. Чиратта – Әрмәнстан һәм Грузия… Башка союздаш республикалар да Мәскәү диктаты астыннан чыгып, тигез хокуклы союз төзүне кабыргасы белән куя. Кыскасы, Горбачев чүлмәктән чыгарган демократия «җене» аның үз якасыннан бөтереп алган һәм сулыш алуны кыенлаштырган иде. Асылда бу «реформатор»ның реформалар игълан итеп, берни дә эшләмәве нәтиҗәсе иде.

СССР Халык депутатлары съезды март референдумына ике сорау чыгару турында тавыш бирде: беренчесе – җиргә хосусый милек кертү, икенчесе – СССРны яңартылган федерация рәвешендә саклап калу турында. Сорауларның беренчесен тавышка куюны Горбачев тәкъдим итте. Аны 1553 депутат яклады, 84е каршы чыкты. Әмма соңыннан Горбачев үзе үк куркуга калды һәм ул сорауны төшереп калдыруны яклады. Ихтимал, җиргә хосусый милек кертүне ул чактагы совет халкы хупламас та иде. Әле фермерлык хәрәкәте яңа башланып, арендага берничә гектар җир алган фермерларга да ул чакта кара көнләшү һәм нәфрәт белән карыйлар иде.

1985 елның Март пленумында ил идарәсен үз кулына алган, Апрель пленумында үзгәртеп кору һәм тизләнеш турында игълан иткән Генераль секретарь СССР белән шундый итеп җитәкчелек итте: 6 ел эчендә элек булган казанышларның берсе дә калмады, күзгә кырып салырлык яңа уңышлар да күренми.

Референдумга куелган сорау бик ымсындыра торган һәм мавыктыргыч булды: «Сез Совет Социалистик Республикалар Союзын теләсә кайсы милләт кешесе өчен хокуклары һәм ирекләре тулы күләмдә гарантияләнә торган тигез хокуклы суверен республикаларның яңартылган федерациясе рәвешендә саклап калырга кирәк дип саныйсызмы?» Хокуклары тәмам изелгән милли азчылыклар мондый дәүләт өчен ике куллап тавыш бирергә тиеш иделәр, билгеле. Әмма референдум идеясе Балтыйк буе республикаларыннан тыш, тагын Әрмәнстан һәм Грузиядә яклау тапмады. Казахстан СССРны тигез хокуклы суверен дәүләтләр союзы итәргә теләде һәм сорауны да шулай үзгәртте. Татарстан өчен гаҗәп зур мөмкинлек ачылып ята иде ул чакта: тигез хокуклы суверен республикаларның берсе булу шансы елмая иде. Март референдумында Татарстанда 77,1 процент кеше катнашкан, шуларның 87,5 проценты уңай тавыш биргән.  Россия төбәкләреннән Свердловск өлкәсе СССРны саклап калуга каршы чыккан: бары тик 49,33 процент кеше генә союзны яклаган, өлкә үзәгендә исә референдум соравына уңай тавыш бирүчеләр – 34,17 процент кына.

Референдум үтте, мәсьәлә хәл ителде кебек. Әмма безне тагын биш айдан соң йомшак нервлы, калтыранган куллы фетнәчеләр ясаган ГКЧП түнтәрелеше көтә иде. Ул көннәрдә телевизордан күрсәтелгән «Аккош күле» балеты музыкасы СССРның җеназасына алдан уйналган матәм маршы булып яңгырады.

Референдум һәм ул еллардагы башка вакыйгалар берничә әһәмиятле сабак бирә. Беренчесе, таркалу чигенә килеп җиткәч, империяне берни белән дә саклап калып булмый. Күпчелек ихтыяры дигән тарих законы юк. Монысы – икенче нәтиҗә. Илнең таркалу билгеләренең беренчесе – финанс системасының җимерелүе. Икътисад законнарына каршы килеп идарә итү фаталь рәвештә тормышның начараюына китерә. Өченче нәтиҗә дип шунысын саныйк әйдә. Вакыты җиткәч, кайчандыр дәһшәтле булып күренгән «силовик»лар кулыннан да хакимлек китә. Алар ни генә кыланмасын, барыбер берни дә майтара алмыйлар. Дүртенче нәтиҗә шушы. Икътисади таләпләр белән никадәр генә урамнарга чыкма һәм забастовкалар игълан итмә, бу бер мыскалга да хәлне яхшыртмый. 1991 елның мартында хезмәт хакын күтәрү таләбе белән чыккан шахтерларның ул теләге тормышка ашты: 1992 елда хезмәт хаклары арта башлады. Бер елдан соң, март аенда «АиФ» атналыгы – СССРның халык арасындагы иң абруйлы газетасы: «Эшләүчеләрнең уртача кереме бу елда 2460 сум тәшкил итәчәк», – дип язды. Хәзерге яшьләр бу санны аңламас, шуңа күрә төшендерик. СССР таркалган декабрь аенда мин кулга ике йөз сум хезмәт хакы ала идем. Өч айдан соң март аенда 800 сумлык хезмәт хакын бөкләп кесәгә тыктым һәм бәясе күтәрелгәнче дип ашыгып 2400 сумга газ казаны алып кайтып куйдым. Кулдагы бөтен запас акчаны өстәп. Җәй көне июль-август тоташкан чиктәге өч көндә без «стенка» дип йөртә торган совет кешесенең хыялы булган шкафның бәясе 22 меңнән 108 меңгә кадәр үсте, декабрьдә инде ул 800 мең тирәсе тора иде. Ә 22 меңгә исә СССРда 4–5 «Жигули» маркалы машина алырга була иде. Совет халкы шундый «күңелле» чорны урамнарга чыгып даулап үзе сорап алды. Без кайчандыр Брежневтан туйган шикелле Горбачевтан туйдык, аның урынына эчеп бикләнеп ятудан башка берни дә эшләми торган Ельцинга тиендек. Горбачев та, Ельцин да безнең хыялларга тәңгәл булып зур популярлык дулкыннарында хакимияткә килгәннәр иде. Романтика иде ул чорда, урамнар диңгез булып кайный иде.

Менә бу вакыйгаларга мин хәзер ап-ак сакаллы кеше булып бөтенләй башка күзлектән карыйм. Ярсып һәм дулап тормышны уңай якка үзгәртеп булмый. Лидерларны түнтәреп төшереп була, аларны ләгънәтләп тә була, әмма алар урынына кагыйдә буларак тагын да начаррагы килә. Хәсән әл-Басриның киңәшләре якынрак миңа бу мәсьәләдә. Куфа шәһәрендә мөселманнарның канын коя торган бик явыз Хәҗҗаҗ дигән кеше әмир итеп куелгач, явыз әмиргә нәфрәтләнгән халыкка ул: «Хәҗҗаҗ – Алаһның җәзасы. Аллаһ җәзасын кылыч белән каршы алмагыз, әмма тәүбә һәм гыйбадәтне көчәйтеп, Аллаһка буйсынуны арттырып каршылагыз. Тәүбә итегез һәм котылырсыз!» – ди. Икенче бер мөселманның Хәҗҗаҗны ләгънәтләвен һәм аңа каршы дога кылуын ишеткәч тә ул, монысы түнтәрелсә яки үлсә, аның урынына тагын да явызрак әмир килүе ихтималлыгын әйтә һәм: «Сезнең гамәлләрегез – сезнең әмирләрегез, ягъни үзегез нинди булсагыз, әмирләрегез шундый булыр», – ди. Аллаһы Тәгалә дә Коръәндә безнең хәлгә шундый ук бәя бирә: кешеләр үзләрен үзгәртми торып, аларның хәлен үзгәртмәячәген әйтә. Караклыкка һәм ришвәт бирүгә һәвәс булган халык белән тугры җитәкчеләр идарә итә алмый.

Хәзер инде моннан утыз ел элек референдумда хокуклар һәм ирекләр гарантияләнә торган дәүләткә ни өчен ирешә алмавыбызны шул күзлектән карап бәялик. Андый ил булсын өчен, бер-берсенең хакын хаклый торган кешеләр кирәк. Ышаныч югалган, вәгъдәләр үтәлмәгән бу заманда андый илне төзеп тә, саклап та булмый. Утопия генә булып кала ул теләкләр. Йөз референдумда мең кат тавыш бирсәк тә, хәл уңайга үзгәрми.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү