Борһан Шаһидиның туганы: Бер үк кешенең шулкадәр күп хезмәт башкара алуын күз алдына китерү дә авыр

Борһан Шаһиди белән тирәннәнрәк  кызыксынып китүем очраклы гына башланды. Бервакыт шулай күрше авылдагы балачак дустым Гөлгенәгә китабымны тапшырып чыгарга булдым. Күптән күрешкән юк иде. Гомере буена укытучы булып эшләгәч, тел, милләт мәсьәләләрен дә урап узмадык. Сөйләшә торгач, сүзебез Борһан Шаһидига барып тоташты. Аның иренә Борһан ага берникадәр туган тиешле дә икән. Кытай Хөкүмәтендә эшләгән милләттәшебез турында хәбәрдар идем үзе. Аның хакында каршылыклы фикерләр барлыгын да ишеткән идем. Кызыксынум җиңде, абыйсы Борһан турында бик күп истәлекләр җыйган Ринат Мингалиев белән очрашып, күп кенә сорауларга җавап таптым.

– Ринат Рифкатович, Борһан Шаһиди исеме сезгә кайчаннан билгеле?

– XX гасыр башында Таифә әбиемнең Борһан исемле энесе Кытайга китеп урнашкан. Ун еллар чамасы вакыт үткәч, авылга кайтып, әтисен, әнисен һәм Зәйнәп, Мәрьям исемле ике сеңлесен үзе белән алып киткән. Бу хакта мин бала вакытта ук белә идем. Соңрак аның Кытайда Борһан Шаһиди буларак билгеле кеше икәнлеген, 1955 елга кадәр Шинҗаң өлкәсенең Хөкүмәт Рәисе булганлыгын, Пекинга дипломатик эшкә алынуын, Кытай Халык Республикасының үзәк органнарында эшләгәндә, берничә тапкыр СССРга да килеп китүен ишеттем.

– Кытайга кадәрге тормыш юлыннан сезгә ниләр билгеле?

– Аның тормыш юлы Аксу авылыннан башланып киткән. Әтисе Шаһидулла урта хәлле булып, җир эшкәртүдән тыш, берникадәр сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгән. Борһан укуга бик сәләтле булган. Коръәнне яттан белгән.1907 елны ул Казанга, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга килә. Туганнары аны «Мәгариф» басмаханәсенә хезмәтче малай итеп урнаштыралар. Ул монда белемен күтәрә. Рус классикларының әдәби әсәрләрен укып, рус телен бик яхшы үзләштерә. Басмаханәнең бухгалтерыннан ул һөнәрне дә өйрәнә. Шунда басмаханә җитәкчесе Гыйльметдин Шәрәф янына килгән Габдулла Тукай белән дә таныша. Борһан Шаһиди эшләгән чорда милли азатлык темасына күп материаллар бастыруы сәбәпле, басмаханәнең жандармерия күзәтүе астында булуы билгеле. Аны берничә тапкыр япканнар да. Басмаханә пайчысы Борһан Шәрәф, кулга алу мөмкинлеге турында кисәтелеп, Оренбургка күчәргә мәҗбүр булган. Туганнары Шаһидине дә, ул-бу булмасын дип, ераккарак җибәрергә тырыша. Борһан Шахиди Семипалатинск шәһәренә Кытай һәм Россия арасында экспорт-импорт товарлары буенча алыш-биреш эшләрен алып баручы «Тьян-Шан»фирмасына килеп урнаша. Шунда тәҗрибә туплаганнан соң аны Кытайдагы филиалда эшләргә озаталар. Борһан Шаһиди 1912 елның сентябрь аенда чикне үтеп, башта Чүгүчәк шәһәренә, аннан Өремчегә килеп, фирманың филиалында эшли башлый. Килү белән Кытай телен өйрәнә. 1914 елда Кытай гражданлыгын ала.

– Хөкүмәт эшләренә ничек кереп китә?

– 1920 елның 27 маенда, Совет илчесе Лиманов белән Элә виләяте башлыгы, ике ил арасындагы сәүдә эшләре турында вакытлы килешү төзиләр. Шул ук вакытта Голҗада, Чүгүчәктә һәм Алма-Атада консулханәләр ачыла. Тик, Россиянең иске тәртибеннән аермалы буларак, чик аша үткәрелгән товарларга ике як та пошлина салымы ала башлый. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, 1920 елдан башлап, пошлина алып бару, аны казнага тапшыру эшләрен оештыру һәм тикшерү өчен кытай, уйгыр, рус телләрен яхшы белгән кадрларга ихтыяҗ туа. Шул сәбәпле өлкәнең финанс министры аны үз янына чакыртып ала. Олы юлга шулай кереп китә. Кытай Халык Республикасында нәшер ителгән чыганаклардан күренгәнчә, ул берьюлы унбишкә якын вазыйфа башкарган. Аларның күбесе милләтара һәм Бөтенкытай күләмендә гаҗәеп мөһим сәяси, иҗтимагый, дипломатик, фәнни һәм мәдәни эшчәнлек белән бәйле булган. Бер үк кешенең  шулкадәр күп хезмәт башкара алуын күз алдына китерү дә авыр, әлбәттә.

– Кытайдагы сәяси вакыйгаларны искә алсак, аңлашыла ки, аның да тормыш юлы сикәлтәләрсез генә бармагандыр?

– Узган гасырның алтмышынчы еллары урталарында ике ил арасында мөнәсәбәтләр начарланып, Кытайдагы туганнар белән хат алышу туктатылган иде. Борһан абыйның Ташкент шәһәрендә яшәгән олы кызы Шадия ападан гына әтисе һәм башка туганнарыбыз турында кыска хәбәрләр килеп торды. Шулардан Борһан абыйның башта өй тоткынлыгында яшәве, «мәдәни инкыйлаб» вакытында төрмәгә ябылуы билгеле булды. Сиксәненче еллар башында ике ил арасында  мөнәсәбәтләр бераз йомшарып, Кытайдагы туганнар турында тагын хәбәрләр ала башладык. Борһан абыйның акланып төрмәдән чыгарылуын, үзе эшләгән урыннарга кире кайтарылганын белдек. Аның вафат булу хәбәре 1989 елның 27 августында СССР Үзәк телевидениесенең  «Вакыт» программасында гадәттән тыш хәбәр буларак тапшырылды.

– Туганыгыз турында истәлекләр җыя  башлауга бигрәк тә нәрсә этәргеч ясады?

– Миңа Борһан Шаһидиның тормыш юлын тулырак өйрәнергә этәргеч ясарлык бер хәл булды. Бервакыт шулай әтием Рифкат: «ТНВда Кытайдан килгән бер кеше белән уздырылган әңгәмә карадым. Ул кеше әнисенең Кытайга Тәтеш Аксуыннан күчеп килгән Зәйнәп исемле укытучы икәнлеген әйтте. Белешеп кара әле, безнең Зәйнәп апаның улы түгелме икән ул?» – диде. Тапшыру чыкканга шактый вакыт үтү сәбәпле, архивны актарып тормадылар, миңа Кытайдан килгән студент Җәүдәт Аббаси белән сөйләшеп карарга тәкъдим иттеләр. Баксаң, аның әтисе Абдрәхим абый минем туганнарым белән аралашып яши икән. Күп тә үтмәде, ул миңа Морат Борһан улы Шаһидиның өй телефоны номерын бирде. Ә ТНВ тапшыруындагы әңгәмәдәш Таифә әбиемнең сеңлесе Зәйнәп апаның улы Илчи Сәйрани булып чыкты.

– Туганнарыгыз белән беренче тапкыр күрешү мизгелләре ничек булды?

– Казандагы Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров белән, туганнар турында Буа музеенда бәлки берәр бүлек эшләрбез дип, Кытайга барырга, мәгълүматлар җыярга булдык. Мәскәүдән Өремчегә очтык. Таможняны үтеп, залга чыгуга безнең янга ике ир-ат йөгереп килде. Берсен интернеттагы фотолар буенча шунда ук таныдым. Ул Илчи Сәйрани иде. Икенчесе, төскә-биткә әтиемә игезәк туганы кебек охшаганы, елмаеп, саф татар телендә: «Ринат, мин – синең Морат абыең», – диде. Ул, Өремчедә яшәүче барлык туганнарга да хәбәр итеп, аларны безнең белән танышу мәҗлесенә чакырып куйган иде. Туганнарыбыз безне Өремчедән Пекинга озатканда, андагы аэропортка каршы алу өчен Илшат абый (Борһан абыйның кече улы) киләсен әйттеләр. Бер-беребезне танымау сәбәпле, аның кулында «Ринат Ирек» дип язылган табличка булырга тиеш иде. Андый кеше булмагач, бераз югалып калдык. Мин залга чыга башлаган гына идем, яныма бер мөлаем ханым килеп, уйгырча: «Син Ринатмы?» – дип сорады. Минем аптыраган кыяфәтне күреп, елмаеп куйды һәм: «Син әтиемә бераз охшагансың», – диде. Борһан абыйның кызы Илсөяр апа белән шулай таныштык. Шул ук көнне ул Бөтенкытай Сәяси Киңәш бинасының банкетлар уздыру залына Пекинда яшәүче барлык туганнарны чакырып, безнең белән таныштырды,  Туганнарыбыз безне Өремчедә дә, Пекинда да бик зурлап каршы алдылар. Мәгълүматлар җыярга да нык ярдәм иттеләр.

– Абыегыз турында нинди яңалыклар ачтыгыз?

–  Әйтергә кирәк, без туганнар янына барган мизгелгә Борһан Шаһиди турында Россиядә басылган язмалар аз түгел иде. Ләкин аларда тулы мәгълүматлар чагылдырылмыйча, барысында да диярлек Борһан абыйның Шинҗаңдагы эшчәнлегенә бәя бирү мәсьәләсе төп урын биләп тора. Бер чыганакта да 1955 елдан соңгы тормышы турында тулы мәгълүматлар юк иде. Туганнар безгә бик күп видео һәм фото материаллар, Борһан абый турында кытай һәм уйгыр телендә чыккан китаплар, кытай телендә чыккан хезмәтләре тупланган китапларны тапшырдылар. Аның турында бик күп истәлекләре белән уртаклаштылар. Бу материаллар нигезендә мин 2011 елда «Борһан Шаһиди. Тарихта калдырган эзләр» дигән китап язып, нәшер иттердем. 2014 елда китапны рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгардым.

– Борһан Шаһидиның балалары, оныклары, гомумән, нәсел-нәсәпләре кайда,  ничек көн күрә?

– Хатыннары Шәрифә белән Рәшидә аңа 9 бала бүләк иткән: Шадия, Нөсрәт, Сөем, Шади, Морат, Илчан, Илсөяр, Илшат, Илфира. Аларның барысы да үз заманы өчен укымышлы, кайберләре СССРда белем алган. Бүген Сөем апа (92 яшендә) – Өремчедә, Илсөяр апа (75 яшендә), Илшат абый (72 яшендә), Илфира апа (70 яшендә) Пекинда гомер итәләр. Калган балалары вафат булып, Илчан апа – Пекинда, Нөсрәт абый һәм Морат абый – Өремчедә, Шадия апа Ташкентта күмелгәннәр. Кытайда минем өченче буын туганнарым искиткеч күп. Казахстанда яшәүчеләр дә бар.  Мин әлегә аларның  бик азы белән генә күреп таныштым. Балаларыннан бары бер Морат абый 2014 елда миңа кунакка килеп, Аксу авылындагы әтисе туган нигезне күреп китте. Бабасы туган нигезне оныгы Дулкын (Нөсрәт улы) 2016 елда килеп күрде һәм Коръән укытты. Шул вакытта төшкән фотографиядә: сулдан уңга Ринат Мингалиев, Искәндәр Гобәйдуллин, Дулкын Нусрати, Илсөяр Гобәйдуллина.

Белүемчә, сез бүген дә Борһан Шаһидиның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнү эшен дәвам итәсез?

– Мин Кытай Халык Республикасыннан  алып кайткан материалларны өйрәнүне дәвам итәм. Борһан абыйның кытай телендә язылган хезмәтләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү