Кулланучылар ни өчен үз хокукларын белми?

Ишетеп, күреп, белеп торсак та, ялганчылар, кырыгалдарлар тозагына эләгергә  озак вакыт кирәкми. Казанда яшәүче Гөлсинә Шәехова да шикләнгән, әмма акчасын барыбер мошенникларга биреп җибәргән.

– Яңа фатирга күченеп кенә йөргән чагыбыз иде. Подъезд ишегенә эленгән бер номерга күз төште. Кухня җиһазы алу планыбыз бар иде. Шуңа күрә аларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Килеп карап, үлчәмнәрне алгач, кухняның 70 мең сумга чыгасын әйттеләр. 35 меңне шул ук көнне биреп җибәрдек. Кухняны озак көтәргә туры килгәч, кат-кат шалтыратып тора башладым. «Фасад килеп җитмәде, шуны көтәбез», – диделәр. Бер айдан соң кабат чакырдык. Ул вакытта күңелгә шик керә башлаган иде инде. «Тагын 15 мең сум түләсәгез, фасадны тиз арада кайтарачаклар», – диделәр. Мин каршы торсам да, ирем барыбер акчаны кулларына тоттырып чыгарды. Шулай итеп, үзләреннән дә, акчадан да, кухнядан да колак кактык. Барып, эзләп йөрсәк тә, эзләренә төшә алмадык. Полиция дә берничек ярдәм итмәде. Ул вакытта кайгырып, 40 килограммга калдым. Аның каравы, безгә бик зур сабак булды, – ди ул.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илмир Шәфигуллин әйтүенчә, мондый очраклар буенча аларга еш мөрәҗәгать итәләр. Быел ике ай эчендә генә дә 400гә якын мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда, 1,1 процентка кимрәк бу. Сатып алучыларның күпчелеге сәүдә тармагындагы тәртипсезлекләрдән зарлана. Шулай ук көнкүреш, элемтә хезмәте күрсәтү буенча һәм башка төр зарларын да җиткерәләр икән.

– Ун мөрәҗәгатьнең тугызы кулланучы файдасына хәл ителә. Эшләр судка кадәр бик сирәк барып җитә. Оешмалар, гадәттә, тирәнгә җибәрмичә генә хәл итә, чөнки алар өчен чыгымнарның күбрәк булуы ихтимал, – ди Илмир Шәфигуллин.

Белгеч сүзләренчә, халык күпчелек очракта көнкүреш техникасы, азык-төлек, аяк киеме, җиһаз сатып алгач, канәгатьсезлеген белдерә:

– Гадәттә, гаеп сатучыда була. Ләкин кулланучы хаклы булмаган очраклар да очраштыргалый. Мәсәлән, көнкүреш техникасын дөрес тоташтырмаган, файдаланмаган, шулай ук телефоннарны суга төшергән, карга батырган мисаллар да җитәрлек. Бу очракта экспертиза ясарга туры килә.

Узган ел белгечләр кибетләрдән 700 төрле азык-төлек ризыкларын сатып алып тикшергән. Шуларның 128е сыйфатсыз дип табылган. Бу ризыкларның күпчелеге «Светофор», «Находка» кибетләрендә, «Победа» дип аталган сәнәгать складында сатылган. Бу сату үзәкләрендә аеруча сөт продуктларына игътибар итәргә кирәк, ди.

Соңгы елларда интернетта сатып алынган товарларга бәйле канәгатьсезлекләр дә арткан. Төсе, үлчәме, сыйфаты туры килмәгән очраклар күп икән. Шуңа күрә белгеч, әйбер сатып алганда, бик уяу булырга кирәклеген искәртә.

– Килешүгә кул куйганчы, теге яки бу оешманың кайчаннан бирле эшләве белән кызыксынырга кирәк. Документта өстәмә иминият хезмәтен «тагарга», товарны китереп биргәндә кайбер мәгълүматларны яшереп калдырырга мөмкиннәр. Озак вакытка алына торган товарны бик җентекләп тикшереп алу ягындамын. Шулай ук башкалар фикерен белешергә, интернетта калдырылган бәяләмәләрне дә укып чыгарга иренмәсеннәр. Сайтлары булган, офисларының адреслары күрсәтелгән оешмаларга ышанырга була. Моңа кадәр бер дә белмәгән, ишетмәгән, күрмәгән кешеләргә акча биреп чыгарырга ашыкмасыннар иде сатып алучылар, – дип киңәш итә Илмир Шәфигуллин.

Болардан тыш, белгеч базарда сатучыларга да тулысынча ышанып бетәргә яоамый, дигән фикердә тора. Алар бүген бар – иртәгә юк. Хәзер кибетләрдә төрле акцияләр бик популяр. Аларга да бик сак карарга кирәк икән.

– Гадәттә, акцияләр саклану вакыты чыгып килә торган товарларга кагыла. Шуңа күрә мондый ризыклар сатып алганда, җитештерү вакытына аеруча игътибар итәргә кирәк. Вак хәрефләр белән язылган мәгълүматны аеруча җентекләп укырга киңәш итәм, – ди ул.

Бу мәсьәләдә тиздән сатып алучыларның эшләре җайланачак икән. Быел җәй сөт ризыкларына «Честный знак» тамгасы сала башлаячаклар.

Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм территориаль органнар белгечләре, ел саен 15 март – Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, аерым бер темаларга чаралар оештыра. Быел пластик материаллар белән табигатьне зарарлауга каршы очрашулар, консультацияләр уздыралар.

Билгеле булганча, кулланучылар шикаятьләрен Роспотребнадзор идарәсенә дә юллый ала. Финанс мәсьәләләренә кагылышлы гозерләрне исә 88002000010 телефонына шалтыратып, Финанс буенча вәкаләтле вәкилгә дә җиткерергә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү