Шәледә ел саен 10 яңа йорт төзелә. Аның халкы: «Кешедән калышасы түгел», — дип яши

Республиканың иң зур авылы булган Шәледә ел саен 10 яңа йорт калкып чыга. Авыллар бетә, нигез таркала дигән сүз бу салага туры килеп бетми. Йокламаса йокламый, кешедән калышмыйм дип яшиләр биредә. Зур авылның зурдан кубып яшәвенең серләрен белештек.

«Борчылырга вакыт юк»

Бүген Шәледә 1102 хуҗалык бар, 2910 кеше яши. 2 мәктәп, балалар бакчасы, 3 мәчет, мәдәният йорты бар.

– Халык күбесенчә мал асрый, бәрәңге үстерә, сөтчелек белән шөгыльләнә. Читтән күченеп килгән кешеләребез дә бар: урыслар, таҗиклар, үзбәкләр. Чегәннәр дә бар иде, алар күченеп китте. Авылда елдан-ел матур йортлар төзиләр. Шөкер, авыл үсә, матурая бара. Борчылырга вакыт юк, – диде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, яшьләр авылдан китәбез дип тормый. Шәһәрдә белем алсалар да туган авылларына кайтып төпләнәләр. Кайберләре җирле амбулаториядә, мәктәптә, балалар бакчасында эшли, шәхси хуҗалык та тоталар икән.

«Гомер буе монда торган кебек»

Шәһәрдәге йортларын сатып, авылга кайтып төпләнүчеләр дә күп икән. Искерә башлаган йортларны сатып алып яңартучылар, җир кишәрлеге алып, йорт салучылар да бар. Тумышы белән Мамадыштан булган Надежда Биктяшева ире һәм ике баласы белән Шәлегә күченеп килгән. Гаилә башлыгы Казанда эшли, үзе – хуҗабикә. Авылда инде бер ел чамасы торалар. Надежда авыл халкын, күршеләрен бик ачык йөзле дип әйтә. Монда яшәү рәхәт, җиңел ди.

Таҗик гаиләсе Самадовлар да – Шәлегә читтән күченеп килгәннәрдән. Дүрт балалары бар. Икесе мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри, икесе – әлегә өйдә. Бишенче сабыйларын да көтәләр икән.

– Бер татарча сүз белмәсә дә, улымны балалар бакчасына йөртә башладым. Ул инде анда башка сабыйлар белән дуслашып бетте. Авыл халкы бик ярдәмчел, гомер буе монда торган кебек, – ди гаилә башлыгы Некруз.

Һәр өйдә – икешәр машина

Шәле халкы тырыш һәм бер-берсен уздырырга тырышып яши. Авылга килеп керүгә үк яңа, зур йортлар каршы ала. Күп кеше берничә урында эшли. Балаларына югары белем бирергә тырыша. Йокламаса йокламый, кешедән калмыйм дип чаба. Һәр өйдә – икешәр машина. Үзләренә генә хас ак көнләшү белән яшиләр, кыскасы.

Халыкның күбесе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, Казанга да йөреп эшлиләр. Үз хуҗалыкларында кош-корт, мал-туар асрап көн күрүчеләр дә, сыер асраучылар да байтак икән.

Өч сыер тотучы Зөлфия апа Вәлиуллина, атнага ике тапкыр сөт, каймак, эремчек әзерләп, Казанда яшәүче улына биреп жибәрә. Ул аны клиентларның өенә тарата. Хәзер урамда сатып тормыйлар. Акчасы коммуналь түләүләргә дә, ашарга, хәтта жыеп куярга да җитә, диләр.

Физиканы, математиканы… татарча укыйлар

Балалар бакчасы да, ике мәктәп тә гөрләп тора. Бүген бакчага 142 бала йөри, мәктәптә 231 укучы белем ала. Биредә барлык дәресләр дә, шулай ук физика, химия, биология, математика кебек катлаулы фәннәр дә татар телендә укытыла. Балалар бакчасында педагоглар балаларны рус һәм инглиз телләренә дә өйрәтәләр. Балаларның сөйләмен үстерә һәм баета торган бик күп проектлар эшли.

Узган ел алар, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булып, 500 мең сум акча белән бүләкләнгәннәр. Балаларга милли костюмнар һәм дидактик уенчыклар, ә тәрбиячеләргә ноутбук һәм принтерлар сатып алганнар. Авыл мәктәбе дә республика грантын откан. Җиңгән акчага мәктәп кабинетларына заманча җиһазлар алганнар. «Биредә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре бәхетле. Чөнки алар иң заманча таләпләргә туры килерлек итеп төзелгән һәм җиһазландырылган бакчага йөриләр», – ди «Тургай» балалар бакчасы мөдире Фәния Гомәрова.

Шәленең «Заһир» мәчетендә дә махсус балалар үзәге бар икән. Гыйбадәтханәдә сабыйлар өчен бик күп проектлар оештырыла, ашарга пешерү, радио, тегү түгәрәкләре эшли. Укудан тыш, мәдрәсәгә йөрүчеләр төрле чараларда катнашалар, вакытларын файдалы үткәрәләр.

Эш янында ял да кирәк

Билгеле, җирле халык эш-мәшәкатьләр белән генә яшәми. Аларга ял итү һәм күңел ачу өчен бик күп чаралар оештырыла. Шәлелеләр үзләре дә әлеге чараларда бик актив катнаша. Шәле мәдәният йортының «Шәле таңнары» дип аталган җирле үзешчән театр коллективы да бар икән. Монда алар даими рәвештә спектакльләр куялар, тамашачыларның кәефен күтәрәләр.

Авылда әле быел гына «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ял итү паркы ачылган. Монда балалар мәйданчыклары, тренажерлар белән спорт мәйданчыгы, ял итү өчен өсте ябулы урын, теннис өстәле, тамашачылар өчен һәм парк тирәли урындыклар, яшел үсентеләр бар. Үзара салым акчасына да шактый эш башкарылган. «Иң мөһиме – юллар проблемасы хәл ителә. Җирлеккә караган өч авылдагы 47 урамда юллар ремонтланды, яктырткычлар урнаштырылды», – ди авыл башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Татарстанның иң зур татар авылы, бөтен милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне сакларга тырышып, эшләп, яшәп ята. Авылда яшәү җиңел түгел. Шуңа күрә дә монда көчле рухлылар, тырышлар, туган җиргә, туган нигезгә-йортка хөрмәт белән караган кешеләр яши.

 

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү