Әзһәр Шакиров: «Нәҗибә сәхнәгә ашкынып чыга иде»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Нәҗибә Ихсанованы соңга юлга озату мәрәсимендә җылы истәлекләре белән уртаклашты.

– Нәҗибәнең нинди рольләр уйнавы турында кабатлап, сөйләп тормыйм, мин фәкать шуны гына әйтәм: Сабан туйларына атлар ярышка ничек әзерләнсә, сәхнәгә Нәҗибә шулай ашкынып чыга торган иде. Ул үзенең тормышын театрдан башка китерә алмады. Иң авыр чакта, кызы Әлфия алып килә, киендерә, гримын салдырып, җитәкләп диярлек “Зәңгәр шәл” спектаклен уйнарга сәхнәгә алып чыга иде. Без нишләп шулай интегеп йөри инде дип, кызганып карап тордык. Ә инде спектакль беткәч, аның, Аллага шөкер, бүген дә сәхнәдә басып тордым, дигән сүзләрен ишеткәч, кызганып, никадәр ялгышканыбызны аңладык. Ул – бәхетле актриса булды.


Фикер өстәү