Яшь язучы Ләйсән Абдрахманова: «Шәриф Хөсәенов кебек, җаннарны һәм тәннәрне дәвалыйсым килә»

Ул әсәрләрен төннәр, айлар буе уйлап ята, иҗат иткәндә, үз алдына куйган соравына җавап эзли. Ә хыялы – табиб булу. Сүзебез – яшь, өметле язучы һәм булачак табибә Ләйсән Абдрахманова турында.

Ләйсән турында белешмә:

Миңа – 16 яшь. Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укыйм. Кызыксынуларым, шөгыльләрем күп төрле. Рәсем ясарга да, тимераякта, роликта йөрергә дә бик яратам, гитарада һәм пианинода бераз уйныйм. Төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә актив катнашам. «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсында берничә ел рәттән җиңү яуладым. Узган ел «Илһам» бәйгесендә Татарстанда –  беренче урын, быел «Глаголица» конкурсында Гран-при иясе булдым. Әйе, мин әдәбиятка гашыйкмын. Әкиятләр, хикәяләр иҗат итәм, шигырьләр дә язгалыйм. Шулай ук мин – «Ялкын» журналының штаттан тыш хәбәрчесе. Буш вакытымны дусларым, якыннарым белән үткәрергә яратам. Нинди генә чаралар булса да, читтә калмаска тырышам. Гомумән алганда, һәр мизгелдән ләззәт алып яшим мин.

– Мин сине яшь язучы буларак беләм. Әдәби бәйгеләрдә җиңүләрең дә күп. Ничә яшьтә һәм ничегрәк яза башладың син?

– Дөресен генә әйткәндә, мин үземне язучы дип санамыйм. Бу исемгә лаек булу өчен, никадәр озын юл үтәргә кирәклеген тулысынча күз алдына да китерә алмыйм. Әмма иҗат миңа бик якын. Беренче шигырьләремне 7–8 яшемдә язганмындыр. Ә беренче әкиятемнең исемен әле дә хәтерлим: «Тылсымлы карандашлар» дип атала иде ул. Ул вакытта ничек яза башлавымны төгәл белмим, ә менә хәзер исә, хикәя яки әкият язганда, үз алдыма куйган сорауга җавап эзләп эш итәм. Әсәрләремнең идеясе, сюжеты нәкъ менә шулай туа.

– Син бит иҗади гаиләдән, шулай бит?

– Әйе, ике апам да хикәяләр яза, әти-әнием дә – әдәбиятка якын кешеләр. Әнием һәм әтиемнең апалары – татар теле һәм әдәбият укытучылары. Әнием шигырьләр яза, кайбер шигырьләре җыентыкларга да кергән. Әтидән исә нинди генә әсәрнең эчтәлеген сорасаң да, җавапсыз калмассың. 96 яшьлек әбиебез дә бөтен язучыларны белә. Без гаилә белән китап укырга яратабыз. Өйдә яңа китап барлыкка килсә, аны бүлешә алмыйбыз. Шуңа да, яңа әсәр иҗат итсәк, иң беренче әти-әнинең, әнкәйнең (әбиебезне «әнкәй» дип йөртәбез) фикерен тыңлыйбыз. Алар – безне илһамландырып, үсендереп торучылар.

– Әсәрләрең ничек «туа»?

– Алар башымда айлар буе йөрергә мөмкин. Идея туу белән, шундук яза алмыйм. Мин аны башта озак кына анализлап йөрим, төзәтмәләр кертәм. Идеяләр, гадәттә, берәр нинди вакыйгадан соң туа. Күбесенчә төннәрен уянам һәм уйланып ятам. Вакыйгаларны билгеле бер тәртипкә салмый торып, йокыга китә алмыйм. Әсәрне бер кичтә язылырга тиеш дип уйламыйм. Язганнан соң атналар үткәч, әсәргә кире кайтам. Әсәрем үземә ошамыйча, башкаларга укыта алмыйм. Тәнкыйтьне авыр кабул итәм. Әсәр язу ул – ташка кадак кагу кебек авыр эш.

– Яраткан темаларың бармы?

– Билгеле бер теманы гына аерып әйтә алмыйм. Әсәрнең темасы эчке күңел халәтенә бәйле. Соңгы арада яшүсмерләр тормышы кызыксындыра. Беренче мәхәббәт, яшүсмерләрнең хис-кичерешләре, борчулары – әсәрләремдә алгы рәтләрдә. Бу темаларга иҗат итү дә, әлеге темаларны ачу да миңа җиңелрәк бирелә. Әлегә кадәр язылмаган темалар эзләргә тырышам. Хәзерге дөнья проблемаларын да үз әсәрләремдә чагылдырырга телим.

– Ә яраткан язучыларың кем? Әдәбиятта үзеңә ошый торган геройларың бармы?

– Татар язучыларыннан Әмирхан Еники белән Гадел Кутуй иҗатын бик яратам. Чит илнекеннән исә Джоан Роулинг һәм Фредерик Бахманны яратып укыйм. Күбрәк фантастика, сәяхәт, тормыш-көнкүреш темаларын якын күрәм. Геройларга килгәндә, алар төрле. Кайчагында уңай геройны гына түгел, тискәресен дә якын күрергә мөмкинмен. Яраткан героемны аерып әйтә алмыйм. Ул нинди әсәр һәм күпме укуга бәйле. Минем ул бүген бер булса, икенче көнгә бөтенләй башка булырга мөмкин.

– Киләчәктә кем булырга телисең соң?

Табиб буласым килә! Балачакта да бөтен уенчыкларым әлеге һөнәр белән бәйле иде. Апамны: «Әйдә врач-врач уйныйбыз», – дип аптыратып бетерә идем. Ак халатлы апа-абыйларга хөрмәт-ихтирамым бик зур минем. Алар минем әниемне үлем тырнагыннан йолкып алдылар, ягымлы мөнәсәбәтләре белән әниемә яшәү дәрте өстәделәр… Кешеләрнең тормышы өчен җаваплы булу мине куркыта да, шул ук вакытта җәлеп тә итә. Шуңа күрә киләчәктә, шушы хыялыма тугры калып, ак халатлы табиб булырга телим мин. Кешелекле, игелекле табиб һәм… язучы! Шәриф Хөсәенов кебек…

Әдәбият белән бәйле иң зур хыялың нинди?

– Әдәбият белән бәйле хыяллар күп инде алар. Әмма иң зурысы – үз-үзеңә тугры калып, күңел тынычлыгы белән иҗат итүдер. Әсәр бит нинди дә булса конкурс өчен түгел, күңелеңдәге хисләрне башкаларга да җиткерү өчен язылырга тиеш. Бар күңелеңне биреп иҗат итсәң генә әсәр уңышлы була. Киләчәктә дә иҗаттан аерылмаска теләр идем. Кешеләрнең тәннәрен генә түгел, әсәрләрем белән җаннарын да дәвалау – иң зур теләгем. Гомумән, мин барлык якыннарымның да, барлык кешеләрнең дә сау-сәламәт булуларын телим. Кешеләрне бәхетле итү – менә ул иң зур хыял!

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү