18 яшь тулганнан соң инвалидлык озынайтыламы?

Сеңлемнең авыруы бар. 15 апрельдә аңа 18 яшь тула. Инвалидлыгын озынайтыр өчен яңадан комиссия узарга кирәкме? Моның өчен безгә кая барырга икән?

Миләүшә

Сорауга “Татарстанның медицина-социаль экспертизасының баш бюросы” белгече җавап бирә:

– 1 октябрьгә кадәр 18 яше тулганнарга инвалидлыкларын озайтыр өчен беркая да барып йөрисе юк. Пандемия вакытында кабул ителгән карар нигезендә, әлегә инвалидлык автомат рәвешендә ярты елга озынайтыла. Ярты елдан соң гына алар балалар табибына барып юллама алырга кирәк булачак. Аннары шуның буенча тикшерү үтәргә мөмкин.

 

Фото: sm-news.ru


Фикер өстәү