Профессор Рөстәм Маликов: «Компьютер зыянын санасак, аны чүплеккә чыгарып атарлык»

Совет заманы белән хәзерге 1 нче сыйныф укучыларын чагыштырсак, аерма – җир белән күк арасы. Хәзерге заман баласы бер башка өстенрәк тора. Педагогика фәннәре докторы, профессор Рөстәм МАЛИКОВ шундый фикердә. Аның белән замана мәктәбендәге үзгәрешләр, борчыган проблемалар, туган телгә мөнәсәбәт һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

:: Рөстәм Шәйдуллович, мәктәп гаилә­дән аерылган дигән сүз белән киле­шә­сезме? Тәрбияне ничек кире кайтарырга?
– Европа моделендә уку системасына күчү тәрбиянең нигезенә балта чапты. Совет заманында белем бирү мәктәп җилкәсендә булса, хәзер ул әти-әни өстенә күчте. Мәк­тәп­­ләрдә тәрбия чаралары гөрләп тора, әмма бердәм дәүләт имтиханнары өрәге аның әҗерен юкка чыгара. Укучылар – имтиханнарга әзерләнү, укытучылар исә әзерләү белән мәшгуль. Шуңа күрә дә тәрбия икенче чиратка кала. Бездә бер кызык нәрсә күзәтелә башлады. Бала имтиханнарын яхшы бирсә, әти-әниләр тырышкан була, әгәр нәтиҗәләр начар булса, укытучы, мәктәп гаепле. Мәктәп гаилә белән кулга-кул тотынып эшли, баланың белем дәрәҗәсе, тәрбиясе өчен ике як та җаваплы. Әти-әни баланың белемен күтәрү өчен өстәмә чаралар күрмәсә, көтелгән нәтиҗәләргә ирешмәскә дә мөмкин. Белем алу – беренчел, ә тәрбия икенче планга кала бирә. Гомумән, капитализм тәрбиягә карап тормый, таптап узып китә. Хәзер күп яшьләр дингә тартылды. Дин – бик көчле тәрбия чарасы. Кайда гына булмасын, баланы эшкә өйрәтергә кирәк – аннан да нәтиҗәлерәк тәрбия чарасы юк.

:: Акбур белән кара тактамы, әллә электрон чаралармы? Мәгарифне заманчалаштыру хәерлегәме?
– Мәгариф өлкәсе консерватив. Ул тиз генә заманга яраклашып китә алмый. Акбур бе­лән кара тактаны бернәрсә дә алыштыра алмастыр, мөгаен. Укытучыны бернинди укыту чаралары да алыштыра алмаган кебек. Башка һәртөрле техник чаралар укытучыга ярдәмгә генә килә. Әйтик, интерактив такталар, компьютерлар дәрес материалын аңлатуда укытучының мөмкинлек­ләрен арттыра. Бу өлкәдә без алга киткән чит илләрдән иллеләп елга калышабыз, артта калсаң, куып җи­тү бик авыр. Замана мәктәбе техник чараларга бай, алдынгы карашлы укытучылар мәктәптә җитәрлек булырга тиеш. Соңгы вакыттагы интернетта укыту кебек нәрсә­ләрнең мәктәп өлкә­се­нә ят чаралар икәнлеген күрдек. Укытучының бала белән күзгә-күз карап эшлә­вен бернәрсә дә алыш­тыра алмавына тагын бер кат инандык.

:: Бүген балалар интернет колына әйләнеп бара. Бу куркынычмы?
– Замана балаларына бишектә чагында ук телефон тоттыралар. Бераз тәпи йөри баш­лагач, бала, интернетка кереп, уеннар уйный башлый. 1 нче сыйныф баласына, интернетта эшләргә кушып, өй эшләре би­рә башладык. Бу күренеш, билгеле, балалар сәламәтлегенә бик зыянлы. Көн буена компьютер каршында утырган баланың күрүе начарлана, соңыннан күзлек кияргә мәҗ­бүр була. Бер төрле торышта утырып, баланың бөкресе чыга… Ком­пьютер, интернет биргән зыянны саный китсәң, бу җи­һаз­ларны шунда ук чүплеккә чыгарып атар­лык. Әмма һәрнәрсә ике яклы. Хәзерге заманда дөнья пәрәвезенең файдасы һәммәбез өчен дә санап бетерерлек түгел. Кыс­кача итеп әйткәндә, интерент – ки­рәк­ле мәгълүмат чыганагы. 1 нче сыйныфтан ук бала, интернет ресурс­ларыннан файдаланып, булган белем­нәрен ныгыта, олимпиадаларда катнаша, җиңү­ләр яулый, мәр­тәбә­ләргә ирешергә мөмкин. Студентлар, шулай ук, китапханә­ләрдә булмаган уку материалларын да табып укый. Студент елларында кичке тугызларга кадәр китап укып утыра идек. Хәзер китапханәләр күп вакыт буш. Өлкәннәр исә китапханәгә күбрәк интернетта утыру өчен килә. Менә шундый капма-каршылык. Бер яктан файдасы, икенче яктан зыяны. Билгеле, 1 нче сыйныфлардан ук компьютерның зыяны турында балаларга аңлатырга тиешбез.

:: Педагогика фәннәре докторы буларак, гимназия һәм лицейларда кызларны һәм малайларны аерым укыту мәсьәләсенә ничек карыйсыз?
– Бу мәсьәләне мин үз тәҗрибәмдә беләм. Малайларны, кызларны аерым укыта торган гимназиядә эшләргә туры килде. Мондый укытуның файдасын да, зыянын да күрмәдем. Педагогикада баланы социаль­ләштерү дигән проблема бар. Тормыш андый гендерлы бүленүгә корылмаган. Кызларны, малайларны бергә укыту – балаларны социальләштерүнең бер чарасы бит. Бер аспирантым хәтта гендерлы укыту темасына диссертация дә яклады, бу темага багыш­ланган чит илләрдәге күпләгән конференцияләрдә чыгышлар ясый. Нинди мәктәпне сайлау әти-­әниләр һәм балаларның теләгеннән тора. Шулай да, өлкән сыйныфларда тәрбия сәгатьләрен үткәргәндә, безгә кайбер интим мәсьә­ләләрне кызларга аерым, малайларга аерым аңлаталар иде. Димәк, кирәк вакытта, гендерлы бүленешне сайлап була икән.

:: Мәктәпләргә политинформация дә­рес­­ләрен кире кайтару кирәкме?
– Политинформацияләргә мәктәптә дәрес башланыр алдыннан атнага бер тапкыр унар минут вакыт бирелә иде. Совет мәктәбендә аны безгә дә үткәрделәр, башлангыч сыйныфларда эшли башлагач, мин үзем дә мондый тәрбия сәгатьләрен еш үткәрә идем. Балалар үзләре илдәге вакыйгаларны, чит илләрдә нәрсәләр булганын сөйлиләр иде. Политинформация сәгатьләре баланың дөньяны күзаллавын арттыра, дөньяга карашын киңәйтә. Аны политик идеология үткәрү чарасы белән бутарга ярамый. Болар – икесе ике нәрсә. Югары уку йортында төрле фәннәрне укытканда да, күп кенә проблемаларны заманча вазгыять, сәяси торыш, социаль-икътисади мәсьәләләр белән бәйләп аңлатабыз, әмма күпчелек студентларның бу мәсьәләләргә фикерләре формалашкан була инде. Чит телләрне өйрәнүче студентларның хыялы – шул илләргә китеп яшәү, әмма алар бу илләрнең менталитеты рус менталитетыннан бик күпкә аерылганны аңлый алмый, үзләренең «икенче сорт» хезмәтчегә әйләнеп калачакларын таныйсылары килми. Ул илдә тәҗрибә үтеп, тормышларыннан хәбәрдар булу белән яшәргә китү – төрле нәрсәләр.

:: Бүгенге вазгыятьтә телне ничек сак­лап калырга?
– Телләрне, милләтләрне бетерү сәясәтенә мин каршы, бигрәк тә махсус чаралар кулланганда. Әмма шуны онытмаска кирәк: телләр бер-берсен йота. Совет заманында ук күпме халыкларның теле юкка чыкты. Моның сәбәбе – бу телләргә ихтыяҗның бетүе. Рус теле башка телләрне зур адымнар белән бетереп бара, әмма аның өстендә инглиз теле утырганны да онытырга ярамый. Халык­ара тел башка телләрне дә юкка чыгарачак. Моның сәбәбе – икътисади алга китеш. Урам­нардагы игъланнарга, витриналарга гына күз салыгыз: күпчелеге – инглиз телендә. Болар барысы да рус теленә булган ихтыяҗны киметә. Бер югалган телне кире кайтару инде мөмкин булмый. Себер ха­лык­лары югалган телләрен өйрәнергә тырышып карый, әмма бернәрсә дә барып чык­мый. Шунысын да онытырга ярамый: бер генә кеше сөйләсә дә, ул тел фән буенча үлмәгән санала.

Безгә ни чара кала соң? Балаларыбызны күбрәк татар гимназия-лицейларына би­рер­гә. Аларда татар теленә бирелгән сәгать саннары чагыштырмача саклап калынды. Шулай булгач, татар мәктәпләренең санын арттырырга кирәк, ә бу исә мондый мәк­тәп­ләргә ихтыяҗның булу-булмавыннан тора. Гаиләдә туган телгә мәхәббәт тәрбия­ләнмәсә, бала аны кайда да кирәк санамый. Финляндия, Америкада һәм башка илләр­дә яшәүче татар гаиләләре туган телләрен балаларына бик яхшы өйрәтә. Кы­тай­дан, Япониядән килгән студентлар да минем белән татарча яхшы сөйләшәләр. Татар телен Америка, Алмания, Төркия һәм башка илләрдә дә югары уку йортларында өй­рәнә­ләр. Татар теле башка төрки телләргә юл ача. Мин үзем төрки халыклар белән аларның туган телендә сөйләшәм. Һәрберебез телгә, милләткә карата патриотик рухта булсак, балаларга туган телебезне түкми-чәчми тапшыра алсак, милләт алдында торган бурычыбызны үтәгән булырбыз.

:: Авылга кайткан укытучыларга миллион сум бирәләр. Акча белән авылга тарту дөрес дип уйлыйсызмы?
– Яшь белгечләрне акчалата кызыксындыру чарасы белән авыл җирлегенә тартуга мин каршы түгел, әмма акчаны алу өчен генә кайткан белгеч барыбер биш елдан соң авылдан кача. Авыл ул җанда булырга тиеш. Без үскәндәге белән чагыштырганда, хәзер авыл шартлары шәһәрнекеннән һич кенә дә ким түгел. Рәхәтләнеп эшләргә дә яшәргә генә кала. Әмма, ни кызганыч, колхозлар бетте, эш бетте, яшьләр авылда төпләнми, балалар тумый, шуның белән мәктәпләр дә ябылды, ягъни авыл бетүгә йөз тота. Туган авылымда гөрләп торган урта мәктәптән ике балалы башлангыч мәктәп калды. Авылга кайтам дисәң дә, кайтып булмый. Педагогия училищесын бетергәч тә, университеттан соң да авылга кайтырга талпынып карадым, әмма мәктәптә укытучылар җитәрлек иде. Хәзер мөмкин булса, ике дә уйламый авылга укытырга кайтыр идем.

Әңгәмәдәш – Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү