Татарстанда 100 меңнән артык кеше коронавирустан вакцина ясаткан

Татарстанда коронавируска каршы күмәк вакцинация дәвам итә. Вакцинаны барлыгы 103051 кеше ясатып өлгергән, аның икенче дозасын 41477 кеше алган.

Шулай да, бу саннар әллә ни гаҗәпләндерми. 3 миллионнан артык кеше яшәгән республика өчен бигрәк тә. Барлык кеше дә прививка алырга теләми, ә кайсылары инде инфекцияне куркыныч зәхмәткә санамый да икән. «ПромРейтинг» агентлыгы тикшеренүләренә күз салсаң, Татарстанда яшәүчеләрнең 57,1 проценты коронавируска каршы прививка ясатырга җыенмый. Сораштыруда катнашканнарның 20 проценты әле төгәл карарга килмәгән. Халыкның 3 проценты исә эпидемиологик вазгыятьнең начараюын көтә, шуннан соң гына вакцина ясатырга җыена икән.

Эпидемиологик вазгыять дигәннән, Россиядә көзен коронавируслы сырхаулар саны артырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты профессоры Алексей Аграновский «Мәскәү сөйли» радиостанциясе белән әңгәмә вакытында белдерде.

— Авыручылар саны кими бара. Җәй буе да шулай булачак. Ә көзгә бу күрсәткеч үзгәрергә мөмкин, чөнки коронавирус, нигездә, сезонлы авыру, − дип аңлатты белгеч. Аның сүзләренчә, нәкъ менә вакцинация сырхаулар санының кискен үсешен булдырмаска киртә булып торачак. Коронавирус белән авырып алганнар өчен дә прививка кирәклеген искәртте вирусолог. Аның фикеренчә, мондый кешеләрнең табигый иммунитеты ярты ел эчендә кими һәм вакцинаны шул вакытта ясату әһәмиятле.

Татарстандагы вазгыятькә яңадан әйләнеп кайтсак, республикада вакцина ясатучылар буенча алдынгы булып Әлмәт шәһәре тора. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, биредә халыкка аңлату эшләрен яхшы оештырганнар. «Әлмәттә вакцина ясату актив бара. Әмма вакцина ясату бөтен республика буенча дәвам итә. Кайбер районнарда саннар кечкенә, кайдадыр  бик зур, дип әйтеп булмый. Әлмәтне без башкалардан әллә ни ерак китте димибез, әмма анда эш яхшы бара», − диде министр урынбасары.

Узган атнада Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин да вакцина ясаткан. Аны хәзер шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә дә кадатырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, Татарстанда вакцина ясаткан 100 меңенче кеше билгеле. Ул – 45 яшьлек Алексей Иванов. Ул – Казаннан, прививканы  башкаланың 10 нчы сырхауханәсендә ясаткан. Алексей аэропортта электр механигы булып эшли. Үзе сөйләвенчә, хатыны үрнәгендә прививка ясатырга уйлаган.

— Авырыйсы килми. Сәламәтлеккә ни җитә?!. Гаиләдәгеләр дә чирләмәсен, − дип уртаклашты Алексей Иванов. – Ясатасың да тынычлап яшисең. Бу вирус башлануга, вакцина кайчан булыр икән, дип көттек. Шуңа да шик-шөбһә булмады. Прививкадан соң әллә ни үзгәрешләр сизмәдем.

 


Фикер өстәү