Авылы – бар, чиге – юк: кадастр палатасына төгәл булмаган документлар җибәрү очраклары күп

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы озакламый үзенең 15 еллыгын билгеләп узарга җыена. Оешма рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә узган Президиум утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров муниципаль берәмлекләр советына Президент Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Утырышта оешма эшчәнлегенә кагылышлы проблемалар турында җитди сөйләшү узды.

Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиулин раславынча, республикада 1200дән артык авылның чикләре төгәл билгеләнмәгән. Шул сәбәпле, җир кишәрлекләре һәм шәхси хуҗалыкларны кадастр исәбенә кую, халык күпләп яши торган авылларның максатчан үсеш планын булдыру юнәлешендә төрле кыенлыклар туа. Белгечләр тарафыннан уздырылган тикшерүләр җирле үзидарәләрнең мөмкинлекләр була торып та, авыл җирлекләренең бу мөһим эшне һаман да тартып-сузып килүенә борчылуын белдерде министр.

– Кадастр палатасына төгәл булмаган документлар җибәрү очраклары да байтак. Нәтиҗәдә кайбер районнар үсешенең генераль планы бердәм дәүләт реестрында теркәлүе тоткарлана, – диде ул.
Чыгыш ясаучыларның күбесе авыл җирлекләренең, муниципаль районнардагы кичекмәстән хәл итәсе проблемаларның арта баруына басым ясады. Чыннан да, авыл җирлекләре эшчәнлегенә кагылышлы проблемаларны санап та бетерерлек түгел. Озак еллар шушы эштә булган күптәнге танышым авыл җирлеге эшчәнлеге юнәлешләрен санап каравы турында әйткән иде. Күпме тырышсам да, очына чыга алмадым. Эш юнәлешләре генә дә бер меңнән арта! Аларның һәркайсы акча чыгымнары, башка төр мөмкинлекләргә бәйле, ди авыл җирлеге җитәкчесе.
Әлеге уңайдан Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча эшне активлаштырырга өндәде.

– Узган ел бу вакытта 260 миллион сум акча җыелган иде. Быел күпкә калышабыз. Әле бит халыктан җыелган акчаны Икътисад министрлыгы аша аласы да бар. Дәүләт 1 сумга өстәмә 4 сум бирүен дә онытмаска кирәк. Мондый мөмкинлектән тиешенчә файдалану кирәк, – ди рәис.
Авылларга грант белән ярдәм итү дә матур традициягә әйләнеп бара. Быел да авылга – 1 миллион 500 мең сумлык, шәһәр тибындагы торак пунктларына 2 миллион сумлык 173 грант бирү каралган. Моңарчы да республиканың 904 авылы грант акчасы алган.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында авыл җирлекләре алдына зур бурычлар куела. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев чыгышында билгеләп узганча, ел дәвамында муниципаль оешмаларда туган телләргә багышланган 5500 төрле чара планлаштырыла. Шуларның 800дән артыгы уздырылган.

– Татарстанда татар, чуаш, мордва, мари һәм башка телләрдә белем бирү мәктәпләренә игътибарны арттырасы бар. Әйтик, Чаллыда башкорт телен өйрәнү буенча мәктәп ябылган икән, моның сәбәпләре нәрсәдә? Ни өчен ата-аналар балаларын анда яздырмый башлаган? – дигән сорау бирде Шәйхразыев.
Билгеле, мәктәп ябылуның сәбәпләре күп төрле. Башкорт телен белүче укытучы булмау, дәреслекләр җитешмәү. Әмма бергәләшеп тотынганда, бар да хәл ителә.
– Башкортстанның мәгариф министры катнашында киңәшмә уздырдык. Үзара ярдәмләшү нәтиҗәсендә, 1 сентябрьгә мәктәп яңадан эшли башлаячак, – диде ул.

 

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү