Арзан да, сыйфатлы да: зур шәһәрләрдә язгы ярминкәләр эшли башлады

Узган атнаның шимбәсендә язгы ярминкәләр эшли башлады. Казанның барлык районнарында, Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада яшәүчеләр өчен сөт, ит, йомырка, он, яшелчә һәм башка бик кирәкле товарларны әнә шуннан сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ярминкәләр 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.    

Ни генә дисәк тә, шәһәр халкы аларны көтеп ала. Чөнки монда, беренчедән, кибетләр белән чагыштырганда, бәяләр арзанрак. Икенчедән, фермерлар үзләре җитештергән ризыкларны үзләре үк алып килеп сата. Бу мәсьәләгә карата журналистлар белән очрашу вакытында авыл  хуҗалыгы министры урынбасары Наил Залаков та басым ясап узган иде:

– Без бәяләрне күзәтеп, тикшереп барачакбыз һәм ниндидер ыгы-зыгы кузгатырга урын калдырмаячакбыз. Традицион ярминкәләр ярдәмендә вазгыятьне стабильләштереп булыр, дип өметләнәбез.

Казанның Яңа Савин районындагы ярминкәдә иң зур чират, гадәттә, “Майский” теплицасы яшелчәләре һәм йомырка тирәсендә була. Сәгать 10нар тирәсенә помидор, салат сатуга калмый инде.

– Без иртәнге алтынчы яртыда сата башлыйбыз. Халык җиделәр тирәсендә кузгала. Бер-ике сәгать эчендә помидор сатылып бетә инде. Кыяр кала, чөнки аны күбрәк итеп алып киләбез, – ди яшелчә сатучы.

Ярминкәләрне аеруча өлкәннәр үз итә дисәк тә, урта буын һәм яшьләрне дә шактый очратырга мөмкин биредә. Шунысы да игътибар иттем: өлкәнрәкләр күбрәк сөт, йомырка, ит сатучылар тирәсендә йөрсә, яшьләр казылык, яшелчә, балык сатып ала.

– Мин, гадәттә, йомырка алырга чыгам. Сыр, сөт, эремчек тә арзанрак монда. Суган, бәрәңге дә булмасмы икән, дип чыккан идем. Әмма әллә мин чыкканчы алып бетергәннәр, әллә бөтенләй алып килеп тормаганнар. Күзгә чалынмады, – диде бер өлкән яшьтәге сатып алучы.

Чыннан да, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, көннәр җылытып җибәргәч, яшелчәләрне тагын да күбрәк алып киләчәкләр икән. Шуңа күрә бәрәңге, суган ише яшелчәләр эзләп чыгып, аны таба алмаган халыкның кәефе төшмәсен, ди алар. Тиздән ярминкәләрдә алар да булачак. Ә бакча сезонына якынрак яшелчә һәм куак үсентеләре дә барлыкка киләчәк.

Шәһәр ярминкәләренә азык-төлек һәм башка товарларны Яңа Чишмә, Спас, Нурлат, Саба, Аксубай, Әлки, Әтнә, Мамадыш, Чүпрәле, Питрәч һәм Тәтеш районнары фермерлары алып килә. Шәһәрлеләрне он, шикәр һәм йомырка белән “Ак Барс” холдингы предприятиеләре, кыяр һәм помидор белән “Майский” комбинаты тәэмин итә.

Шимбә көнне генә республика районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барлыгы 35 тонна бәрәңге, 71 тонна яшелчә, 34 тонна ит, 19 тонна үлчәүле сөт, 48 тонна шикәр, 35 тонна он, 120 мең данә йомырка һәм 170 тонна ашлык китерелгән. Гомумән алганда, узган 15 ярминкәдә республикада 1086 млн сумлык продукция сатылган. Шушы вакыт эчендә шәһәрлеләр 1295 тонна ит, 287 тонна сөт, 4,2 млн данә йомырка, 634 тонна он һәм 881 тонна шикәр, 23,6 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

Аксубай районының фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Әлфирә Шакирова әйтүенчә, Казан ярминкәләренә районнан егермеләп фермер йөри.

– Әлегә без үзебез бара алмадык. Кооператив оештыру, цех ачу мәшәкатьләре белән йөри идек. Тутырма, пилмән, манты ясап сата башлаячакбыз, – ди Әлфирә ханым. – Безнең фермерлар агропаркта сатып кайтты. Итләрен 320-340 сумга сатып, бик канәгать булып кайттылар. Ярминкәләрне халык кына түгел, үзебез дә көтеп алабыз, чөнки фермерлар өчен зур ярдәм ул. Дөрес, хәзер авылда да терлек асраучылар аз. Итне чират торып алып бетерәләр. Ләкин күпләп мал тоткач, барыбер ярминкәгә чыгу файдага. Аннан соң, юл чыгымнары да каплана. Солярка өчен субсидиясе кайта. Язгы кыр эшләре алдыннан анысына да сөенәбез. Ярдәмне бер дә алмый калганыбыз юк. Ничә тапкыр кабатласак та, эшләгән кешегә барыбер яхшы итеп яшәргә була.

 

Ярминкә бәяләре:  

Кыяр – 60,50 тиен

Помидор – 88 сум

Йомырка – 70-80 сум

Тавык түшкәсе – 145 сум

Сыер ите – 290-350 сум

Бал (1 кг) – 350-400 сум

Шампиньон гөмбәсе – 190 сум

 

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


Фикер өстәү