«Бәхетле артист булды»: татар җәмәгатьчелеге Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова белән хушлашты

Узган атна азагында татар җәмәгатьчелеге авыр хәбәр алды. Сөекле артистыбыз Нәҗибә Ихсанова каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Щепкинчылар рәте тагын бер шәхескә сирәгәйде…

«Мин сәхнәне яратам дип әйтү генә аз. Сәхнә бөтен барлыгым, булмышым ул. …Әле укып бетергән генә кызга Аяз Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләрдә» әсәрендәге Гандәлиф ролен тапшырдылар. Үзәк роль иде ул һәм мин пьесаны кулга алып укый башлаганда ук Гандәлиф идем инде. Нәҗибә түгел! Гадәттә спектакль режиссер белән артистларның өстәл янына җыелып әсәрне күмәкләшеп укуыннан башлана. Беренче уку вакытында ук мин ролемне ятлап бетерәм, сәхнәдә репетиция башланганда мин инде әзер булам. Күтәрелү артында тырышлык ята. Бик зур тырышлык. Кайберәүләр, тумыштан килгән сәләт ул, диләр. Алай гына түгел. Сәләтне аны үстерә белергә дә кирәк», – дип сөйләгән иде Нәҗибә апа 80 яшьлегенә багышланган интервьюсында. Аның ничек әзерләнүе, сәхнәне ничек олылавы турында авылдашы,

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров та искә алды:
– Нәҗибәнең нинди рольләр уйнавы турында кабатлап, сөйләп тормыйм, мин фәкать шуны гына әйтәм: Сабантуйларына атлар ярышка ничек әзерләнсә, сәхнәгә Нәҗибә шулай ашкынып чыга торган иде. Ул үзенең тормышын театрдан башка күз алдына китерә алмады. Иң авыр чакларында да кызы Әлфия алып килә, киендерә, гримын салдырып, җитәкләп диярлек «Зәңгәр шәл» спектаклен уйнарга сәхнәгә алып чыга иде. Без нишләп шулай интегеп йөри инде, дип, кызганып карап тордык. Ә инде спектакль беткәч, аның, Аллага шөкер, бүген дә сәхнәдә басып тордым, дигән сүзләрен ишеткәч, кызганып никадәр ялгышканыбызны аңладык. Ул бәхетле актриса булды.
Әзһәр абый белән Нәҗибә апа егерме генә йортлы авылдан, Казанга университетка укырга керәбез, дип чыгып киткән, театр училищесына барып кергән кешеләр бит алар…

Нәҗибә апа дигәч, күпләр җәмәгате, драматург Туфан абыйны күз алдына китерер. Бу ике җанны бер-берсеннән башка чыннан да күз алдына китереп тә булмый. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да шундый фикердә:
– Шундый артистлар була: килеп чыгу белән бөтен сәхнәне нур белән тутыралар. Тукай Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая турында язган бит, Нәҗибә апа да безгә нәкъ шундый сөекле артист иде. Ул тудырган образлар турында күп сөйләнер, күп язарлар, белгечләр үз бәяләрен бирер, ә без бүген үзебезнең дустыбызны, фикердәшебезне озатабыз. Ул бөек артист булу өстенә бөек язучыбызның хатыны, җәмәгате дә иде. Алар бер-берсен яратышып яшәделәр. Әлбәттә, икесе дә, чын татар баласы буларак, ул мәхәббәтне кеше күзенә чыгармаска тырышты, ә икәү янәшә баскач бу хисләр нык сизелеп тора иде. Инде бакый дөньяда аларга кавышу насыйп булсын.

Туфан абый белән иңгә-иң эшләгән Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә, бу ике шәхес бер-берсен шулкадәр тулыландыралар иде, дип искә алды:
– Бер караганда, Туфан абый – шактый кырыс кеше. Ул кеше алдында Нәҗибә апага ягымлы сүзләр әйтергә тырышмый иде. Әмма кайдадыр Нәҗибә апа турында авыр сүз әйтә башласалар, ул бөркеттәй якларга ташланды. Нәҗибә апа Туфан абый канаты астында яшәде. Кеше буларак та, актриса буларак та… Туфан абый, кайбер героиняларны Нәҗибәне күз алдында тотып язам, дип әйтә иде. Без Туфан абый белән бик күп сәфәрләргә йөри идек. Ул гел Нәҗибә апаны искә ала һәм кайда гына булсак та, Нәҗибә апа белән Әлфиягә бүләк алыйк әле, дип гел гаиләсен кайгыртты. Аннары Туфан абый авыл җанлы кеше иде. Яз җиттеме, бәрәңге утыртырга, кишер чәчәргә кайтасы бар, дип сөйләнә башлый иде. Нәҗибә апаның, чын авыл кызы булса да, бу эшләргә артык исе китмәде. Ул үзен чын мәгънәсендә гомерен тулаем сәнгатькә багышлаган кеше. Ул тормыш ваклыкларыннан өстен булды.

Нәҗибә Ихсанова:

«Без аңлашып яшәдек. Аның тормышымда булуы гына да миңа бик зур ярдәм иде. Ләкин беркайчан да, Нәҗибә, мин сиңа ярдәм итәм дип, күрсәтеп эшләмәде. Ул – ышаныч тудыра белә торган сирәк зат. Төрле чак булды, мине көнләштерергә дә тырыштылар. Төрле сүзләр килеп әйтәләр иде. Ышанмадым берсенә дә. Бәлкем аңа минем ышануым ярдәм булгандыр. Тимәдем мин аңа, иреген кысмадым. Бер-беребезгә тагылып йөрмәдек. Авылга кайтып язам дисә, мин дә кайтам, дип чәтнәп тормадым. Җыен дисә, берсүзсез ияреп чыгып китә идем. Туфан миңа мөкиббән иде, мин моны курыкмыйча әйтә алам».

Сәхнәдәшләре Нәҗибә апаның тагын бер күркәм сыйфатын искә алды. Ул энергиясен гайбәткә, кеше белән мөнәсәбәтләр ачыклауга сарыф итмәгән, олыны – олы, кечене кече иткән, барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә булган. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наилә Гәрәева да мәрхүмәнең шушы күркәм сыйфатлары турында сөйләде:
– Ул минем якын кешем, сердәшем, яшәргә көч бирүчем булды. Аның рухы бик көчле иде. Нәҗибә белән бергә шактый гомер эшләдек, бер бүлмәдә булдык, бергә әзерләндек. Нәҗибә тормышта да, сәхнәдә дә үрнәк иде. Сәхнәдә аның кебек уйнаучы артистлар юктыр дип уйлыйм. Аңарда халыкчанлык, миллилек бик көчле булды. Ул уйнаганда тамашачы елый, көлә, кул чаба – рәхәтләнеп карый, аның белән бергә яши. Мин алай булдыра алмый идем һәм аңа соклана идем.

Әлфия Миңнуллина: «Әни кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы иде, бүген дә яланаяк…»


Ул – үзенә исән чакта ук һәйкәл салып калдырган кеше. Бу фикерне Азнакай районы башлыгы урынбасары Дамир Гыйләҗев әйтте:
– Бигрәк кыска гомер… Берәүләрнең гомере эзсез генә югала, ә берәүләрнең гомере үзенең яктылыгы, тормышка булган мәхәббәте белән аерылып тора. Нәҗибә апаның гомере шундый булды. Ул кечкенә генә Чатыр таулы районыбызны бөтен татар дөньясына танытты. Шуңа күрә кечкенә генә, 17 йортлы бәләкәй авылдан чыккан ике шәхес – Нәҗибә апа белән Әзһәр абыйга без бик рәхмәтле. Нәҗибә апа бик бәхетле булды. Ул үзенең иң зур теләкләрен тормышка ашырды. Алар Әзһәр абый белән авыл зиратын торгызу нияте белән йөрделәр һәм бу изге эшне башкарып та чыктылар. Нигез урыннарына һәйкәл дә куелды. Исән чакта ул үзләренә һәйкәл куйды.

Камал театры каршындагы мәйданга Нәҗибә апаны хөрмәт иткән халык шактый җыелды. Көне дә Нәҗибә апача йомшак, әле кояш елмаеп ала, әле ябалак-ябалак кар сибәли. Мәрасимне мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Ул халыкка Татарстан Президентының кайгы уртаклашуын җиткерде. Ахырдан әнисен сабый баладай тәрбияләгән кызы Әлфия Миңнуллина сүз алды:
– Әни – Казанга кайчандыр яланаяк килеп кергән татар кызы, менә бүген, яланаяк, әби булып, җир куенына керергә әзерләнә. Минем бу мизгелләрдә аның гел кабатлый торган сүзләрен искә төшерәсем килә. Ул: «Безнекеннән дә яхшырак тамашачы дөньяда юк. Аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк», – дип әйтә иде. Шушылай җыелып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, әнинең тамашачылары! Әнинең тагын бер бик еш әйтә торган сүзе: «Халкым яшәсен, нәселебез корымасын!» Халкыбыз яшәсен…

Нәҗибә Ихсанова белән хушлашу мәрәсименнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Туфан абый, Нәҗибә апаның нәселе нык, шөкер. Алар татар дөньясына чын мәгънәсендә шәхес тәрбияләп калдырганнар. Бу ике җанны тормышта аерып булмаган кебек, каберләре дә икесенә бер булды: Нәҗибә Ихсанова Яңа татар бистәсе зиратында җәмәгате янына күмелде. Рухлары шат, авыр туфраклары җиңел булсын.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү