Россиядә коронавирусның яңа төре табылган

Моннан тыш “Роспотребнадзор” Британия штаммын йоктыруның – 28 һәм башка мутацияләр белән зарарлануның – 16 очрагын ачыклаган.

Россия медиклары илдә коронавирусның яңа – Көньяк Африка штаммына тап булган. Бу хакта, “Роспотребнадзор” сайтындагы мәгълүматларга таянып, ТАСС агентлыгы хәбәр итә. “Британия штаммын йоктыруның – 28, Көньяк Африка штаммын йоктыруның ике очрагы ачыкланган”, – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш коронавирусның башка мутацияләре белән зарарлануның 16 очрагы билгеләнгән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, соңгы вакытларда чит илләрдән кайтучылардан, алар белән аралашучылардан, чирне кабат йоктырудан шикләнүчеләрдән, дәвалануга бирешмәүчеләрдән, каты чирләүче биш яшькә кадәрге балалардан 8 159 анализ алынган.
Тикшеренүләрне “Роспотребнадзор”ның 14 фәнни-тикшеренү оешмасы.


Фикер өстәү